Август ахырында татарстанлылар өч көн ял итә
Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, республикада 29, 30, 31 август көннәре ял көннәре дип игълан ителәчәк. 30 август - бәйрәм көне быел якшәмбегә туры килә һәм, хезмәт турындагы законга туры китереп, бу очракта ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шул рәвешле август ахырында...
Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, республикада 29, 30, 31 август көннәре ял көннәре дип игълан ителәчәк. 30 август - бәйрәм көне быел якшәмбегә туры килә һәм, хезмәт турындагы законга туры китереп, бу очракта ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шул рәвешле август ахырында атнага биш эш көне эшләүчеләрне өч көн ял көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев