140 урынлык «Светофорик» балалар бакчасына чиратны бетерерме?
Моны белү файдалы

140 урынлык «Светофорик» балалар бакчасына чиратны бетерерме?

Тагын бер атнадан Буаның Көнбатыш бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылачак. Анда 140 бала кабул ителәчәк. 1дән 2 яшькә кадәргеләр өчен 24, 2дән 3 яшькә кадәргеләр өчен 24, 3-4 яшьлекләр өчен 23, шул ук санда 4-5 һәм 5-6 яшьлекләр өчен төркемнәр булачак. Шулай ук 6-7 яшьлекләр өчен 23 урынлык әзерлек төркеме...

Тагын бер атнадан Буаның Көнбатыш бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылачак. Анда 140 бала кабул ителәчәк. 1дән 2 яшькә кадәргеләр өчен 24, 2дән 3 яшькә кадәргеләр өчен 24, 3-4 яшьлекләр өчен 23, шул ук санда 4-5 һәм 5-6 яшьлекләр өчен төркемнәр булачак. Шулай ук 6-7 яшьлекләр өчен 23 урынлык әзерлек төркеме дә оештырылачак. Хәзереге вакытта районда 323 бала бакчаларга чиратка куелган. Аларның 201е туганнан алып 1,5 яшькә, 122се 1,5тән 7 яшькә кадәргеләр. Парадокс: әлегә "Светофорик"ка баласын урнаштырырга теләп бары тик 40ка якын гариза кергән.


Нет комментариев