Буада территорияне тәртиптә тотмаган өчен штраф салына
Административ комиссия шәһәрне, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү һәм карап тоту Кагыйдәләрен буенча кызыл сызыктан соң төрле материаллар өю, урнаштыру, автотранспорт туктатып тору, юу, терлек-хайваннар, кош-кортлар чыгарып йөртү тыелуын хәбәр итә. Таләпләр үтәлмәгәндә гражданнарга 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салыначак. Быелның 10 аенда барлыгы 65 протокол тутырылган, 77500...
Административ комиссия шәһәрне, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү һәм карап тоту Кагыйдәләрен буенча кызыл сызыктан соң төрле материаллар өю, урнаштыру, автотранспорт туктатып тору, юу, терлек-хайваннар, кош-кортлар чыгарып йөртү тыелуын хәбәр итә. Таләпләр үтәлмәгәндә гражданнарга 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салыначак. Быелның 10 аенда барлыгы 65 протокол тутырылган, 77500 сум штраф салынган. Территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен, урамда сәүдә итү яисә этләрне чыгарып йөртү таләпләрен бозуга тап булганда Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 "А" йорт, 15 бүлмә адресы яисә 3-18-93 телефон номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Төзекләндерү кагыйдәләре белән buinsk.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев