Шәһәр автобусы маршруты “Светофорик” балалар бакчасы аша үтәргә мөмкин
Бу хакта чәршәмбе көнне Ял үзәгендә бакчага йөрүче, "садикка" чиратта торучы балаларның әти-әниләре белән очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләре буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтте. Әлегә җәмәгать транспортының "Светофорик"ка иртә-кич керәчәге генә билгеле, төгәл маршруты тәгаенләнмәгән. Ә "Светофорик" ачылгач шәһәрдә һәм Көнбатыш бистәдә эшләп килүче бакчаларның берсе дә...
Бу хакта чәршәмбе көнне Ял үзәгендә бакчага йөрүче, "садикка" чиратта торучы балаларның әти-әниләре белән очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләре буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтте. Әлегә җәмәгать транспортының "Светофорик"ка иртә-кич керәчәге генә билгеле, төгәл маршруты тәгаенләнмәгән. Ә "Светофорик" ачылгач шәһәрдә һәм Көнбатыш бистәдә эшләп килүче бакчаларның берсе дә ябылмаячак. " Яңа бакчага беренче чиратта урын көтүче балалар йөриячәк, калган төркемнәрне туплау турында сөйләшүләр алып барыла. Очрашуда әти-әниләр "Светофорик"ка бара торган юлга тротуар да сорадылар. Лилия Садретдинова аларның бу теләген муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловка җиткерергә сүз бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев