Күп кеше, эш күплеккә сылтап, йокларга соң ята, ә бу акрынлап сәламәтлекне какшата.
21.00-23.00 сәгатьтә баш мие ял итә.
Йокларга кичке сәгать 11 дән соң гына ятканда, баш мие тиешенчә ял итә алмый. Әгәр кеше төнге 1 гә кадәр йокламый икән, аның акрынлап нерв системасы какшый.
Төнге 3 кә кадәр...

Төнге 3 кә кадәр йокламаучыларда бер сәбәпсез ярсу, агрессия барлыкка килә. Кеше 7-8 сәгать йокларга тиеш.
Төнлә йокламау матурлыкны "урлый". Йоклаганда күзәнәкләр яңара, тиешенчә йокламау бу процесска киртә тудыра. АКШ галимнәре йокысы даими туймаучы хатын-кызларның симерә башлавына игътибар иткән. Тиешенчә йокламау матдәләр алмашын боза ала, ди алар.
Төнлә иммун системасы күзәнәкләре активлаша, алар организмга эләккән зарарлы микроорганизмнарны юк итү белән шөгыльләнә.
Йокысы даими туймаучы кешеләр суык тию, грипп, вируслы чирләргә тиз бирешә.
Фото 333v.ru
https://vk.com/irekmaydani
Нет комментариев