Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моны белү файдалы

Вируслар иммунитетны ныгытамы?

Сәламәтлек кеше өчен иң кыйммәтлесе. Сайтны укучыларыбыз, әлеге рубрика астында күз карасыдай кадерле булган бу байлыкны ничек сакларга һәм ныгытырга киңәш итүче материаллар урнаштырачакбыз. Чираттагы язмада сүз кечкенә яшьтәге балаларның имммунитетын ныгыту юллары турында барачак. Кайбер әти-әниләр бала авырган саен аның иммунитеты ныгый бара, дигән фикердә. Ә табиблар бу турыда...


Сәламәтлек кеше өчен иң кыйммәтлесе. Сайтны укучыларыбыз, әлеге рубрика астында күз карасыдай кадерле булган бу байлыкны ничек сакларга һәм ныгытырга киңәш итүче материаллар урнаштырачакбыз. Чираттагы язмада сүз кечкенә яшьтәге балаларның имммунитетын ныгыту юллары турында барачак.
Кайбер әти-әниләр бала авырган саен аның иммунитеты ныгый бара, дигән фикердә. Ә табиблар бу турыда ничек уйлый?
Район үзәк дәваханәсе табиб-педиа-тры Лилия ДАУТОВА:
- Авырган саен баланың иммунитеты ныгый, дигән гыйбарә ике яклы. Теоретик як-тан алганда, организм кичергән теләсә нинди авыру (бигрәк тә вируслы), чынлап та, иммунитетны стимуллаштыра, ныгыта һәм нәтиҗәдә кешенең аллергияләргә каршы торучанлыгы арта. Икенче яктан, әгәр дә баланың тумыштан иммунитеты зәгыйфь икән, теләсә нинди авыру каты өзлегүләргә китерергә мөмкин. Бу әлбәт-тә иммун системасын какшатачак. Шулай да, минемчә, баланы еш чирләүдән сакларга кирәк. Дәвалау өчен билгеләнгән антибиотиклар иммун системасын тагын да "йомшарта". Организм чир киткәннән соң да зәгыйфь була әле. Шуңа күрә температурасы төшүгә баланы бакчага илтергә ашыкмагыз, күбрәк ачык һавада йөртегез.
- Бала су чәчәге (ветрянка), кызамык (корь), кызылча (краснуха) кебек авыруларны кечкенә вакытта җиңелрәк кичерә, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
Лилия ДАУТОВА:
-Әйе, аларны кечкенә организм җиңелрәк үткәрә. Олы кешедә су чәчәге авыруы авыррак узачак. Чөнки ныгыган иммун системасы теләсә нинди антигеннарга көчле реакция бирә. Авыру югары температура белән авыр уза. Моннан чыгып, балалар авыруларны җиңел үткәрә дию дөрес түгел. Мәсәлән, кызамык, су чәчә-ге, кызылча бик катлаулы авырулар китереп чыгарырга сәләтле. Үзәк басмаларның берсендә китерелгән статистика буенча әлеге авырулар1000 баланың 1сендә баш мие ялкынсынуы китереп чыгара, паротит (колак арты бизе шешү) 10-20 процент очракта менингитка китерә. Шуңа күрә балаларны, өлкәннәр ке-бек үк, теләсә нинди төр авырулардан сакларга кирәк
- Яңа туган баланың иммунитеты 1 яшь-кә кадәр өлгерә дию нәрсәне аңлата?
- Балалар 1 яшькә кадәр вируслы авырулар белән сирәк чирлиләр. Бу вакытта бала организмын карында вакытта әнисеннән алган антитәнчекләр - саклагыч аксымнар саклый. 6-12 айларда аның канында әнисенең антитәнчекләре бетә һәм ул авырулар алдында сакланмаган килеш кала. Шуның өчен баланы вакытында вакциналаштырырга кирәк.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА
сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек кеше өчен иң кыйммәтлесе.