Татарстан Президенты авыру малайга "Уральские пельмени" белән очраштырга ярдәм итте
«Теләкләр чыршысы» акциясеннән соң, 13 яшьлек Камил Бариевның хыялы чынга ашкан.
«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 13 яшьлек инвалид малай Камил Бариевның хыялы чынга ашты. Аңа «Уральские пельмени» тамашасына билетны «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырганнар.
Камил бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында аларның концертында булды. «Әлбәттә, бу безнең өчен бәхет. «Уральские пельмени» артистлары белән очрашу аның хыялы иде», – диде малайның әнисе Гөлназ.
Камилнең әнисе артистларга пилмән формасында магнитлар, гөбәдия һәм чәкчәк бүләк итте. Камил белән аның әнисе коллективка хат та язган. Аларга иҗади уңышлар теләгәннәр һәм танышу өчен рәхмәт әйткәннәр.
«Татар чәкчәгеннән текә бернәрсә юк», – дип бәяләгән бүләкне Максим Ярица.
Татарстан Президенты Полина Щербичның һәм Вячеслав Банцыревның да теләкләрен үтәгән. Полина Яңа ел каникулларында Кремльдә чыршы бәйрәмен карарга теләгән, ә 13 яшьлек Вячеслав зур таган турында хыялланган. Аның үз йорты ишегалдында әнисе белән таганда атынасы килгән.
Фото: Владимир Васильев
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182987/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев