Исәктә авыл укытучысына һәйкәл ачылды һәм фронтовикларга багышланган “Алар мәңгелек истә” китабы тәкъдир ителде.
Бу ике күркәм эш тә Казандагы “Буа якташлыгы” җәмгыяте башлангычында гамәлгә ашырылды.

Бай тарихлы мәктәп Александр Фадеевның “Безнең балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә” дигән сүзләре уеп язылган үзенчәлекле скульптура композициясе авыл уртасында, озак еллар дәвамында төрле авыллардан да килеп укыган бик күп балаларга белем биргән элеккеге мәктәп бинасы каршында урын алган.
Һәйкәлне ачуга багышланган тантанага да биредә укыганнар, эшләгәннәр, Исәк укытучылары үрнәгендә шул һөнәрне сайлаганнар күп килде, хисләрен, теләкләрен, рәхмәтләрен әйтеп калырга ашыкты. Аларны мәртәбәле кунаклар да җиткерде. Беренче булып сүз алган муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов әлеге һәйкәлнең яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагогларга рәхмәтебез билгесе булуын ассызыклады. — Һәйкәлне һәм китапны төзүдә катнашканнарның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрем ярдәме һәм шәхси өлеше өчен “Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Мөнир улы Закировка, шулай ук мәгариф идарәсе хезмәткәрләр енә, авыл җирлеге администрациясенә һәм битараф булмаган авыл халкына, – диде ул.
Якташларыбыз – халык шагыйре Ренат Харисның, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинның, “Татарстан” дәүләт телевидениесе һәм радиотапшырулар компаниясе директоры урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтовның чыгышлары да шуңа аваздаш иде. Алар шулай ук тумышы белән шушы авылдан булган Ирек Закиров җитәкчелегендәге якташлыкның моңа кадәр башкарылган, бүген дә башкарылучы бик күп игелекле гамәлләрен барлап, авыл уртасында мондый һәйкәлнең республикада беренче торгызылуын, ил күләмендә дә бик аз санда булуын әйттеләр.
Ирек Мөнир улы әйтүенчә, Исәк авылында мәктәп Тәтеш өязендә икенче булып, моннан 115 ел элек ачыла.
Аңа Зәки мулла Бакиев нигез сала. Менә шул дәвердән бирле Исәк мәктәбендә укып чыккан берничә буын чыгарылышлар укытучыларын хөрмәт белән искә төшерделәр, даны еракларга таралган уку йорты белән горурлануларын белдерделәр. – Без Әлки авылында ишле гаиләдә үстек. Тугыз баланың барысы да биредә укып чыктык. Төрле һөнәрләр алдык, дәрәҗәләргә ирештек. Бу, беренче чиратта, укытучыларыбызның безгә салган белеме. Алар арасында Роза апа белән Мөнир абый Закировлар аерым бер урынны алып тора, – диде узган гасырның алтмышынчы елларында Исәк мәктәбе укучысы булган Раил Зыятдинов. Авылның мәктәп, укучылар дип яшәгән хөрмәтле шәхесләренең өч балаларының икесе – кызлары Ираида Шәфыйгуллина белән белән Зифа Гафиятова да, өченче буын булып, укытучы һөнәрен сайлыйлар. Аннан инде туган авылында калган Зифа Мөнир кызы үзе бик күпләрнең остазы була. Алар арасында укытучы буларак беренче адымнарын шушы мәктәптә ясаган, бүген ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин да бар. Әнисе дә балаларга 45 ел белем биргән. Сеңелесе дә шул юлдан киткән, хатыны да укытучы. – Авыл укытучысына һәйкәл ачылу минем өчен зур горурлык, – ди ул. Шундый хисләр кичерүләре турында туган мәктәбенең 100 еллыгына багышланган китап язган Линар Зиннәтуллин, бирегә юллама белән килгән Зөһрә һәм Рафак Гарифуллиннар да сөйләделәр. Барысы да бу һәйкәлнең авыл халкының, кунакларның яраткан урынына әверелүен теләделәр, аны искиткеч матур итеп булдырган архитекторлар һәм скульпторлар Дамир Закировка, Герман Бакулинга, Никита Мазаевка, Роман Макаровка, Максим Малашенкога рәхмәтләрен җиткерделәр. “Алар мәңгелек истә” Ул Ирек Закиров һәм Ринат Хәсәнов авторлыгында иҗат ителгән.
Туган авылы фронтовиклары турында китап язу турында гозере белән Ирек Мөнир улы тумышы белән Югары Лашчы авылыннан булган һәм берничә китап нәшер иткән Ринат Хәсәновка моннан бер ел элек мөрәҗәгать итә.
– Мондый китап язу архив мәгълүматлары белән эшләүне таләп итә. Китапта барысы да документаль нигезләнгән. Алар белән эшләү нәтиҗәсендә авылның сугыш ветераннары истәлегенә куелган мемориалына тагын 56 кешенең исемнәре өстәлде. Китапта 264 сугышчы турында язылды. Аларны барлау безнең бурычыбыз. Беркем дә онытылып калырга тиеш түгел, — диде Ирек Закиров.
Ул бу зур эшне тормышка ашырырга ярдәм иткән, аны җиренә җиткереп, үзенә кебек башкарган Ринат Зариф улына “Буа якташлыгы”ның Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Ринат Хәсәнов үз чиратында фронтовик ата-бабалары язмышына битараф булмаган исәклеләргә актив булулары өчен рәхмәтен җиткерде.
– Архив документлары белән генә китап китап булып чыкмас иде.Үзегездә сакланган документлар, фотолар, кызыл армияче таныклыклары белән уртаклаштыгыз. Китапка һәммәсен керттек. Уртак тырышлык белән матур китап килеп чыкты, – диде ул.
Архивлардан тыш Интернет челтәрләрендә дә күп утырып, чит җирләрдә башларын салганнарның җирләнгән урыннарының фотоларын да табарга тырышуын әйтте. Китапка шулай ук авылдан чыккан зур шәхесләр турында да мәгълүмат кертелгән. Алар арасында космонавт, табиблар, профессорлар, фән докторлары, Сталин премиясе лауреаты бар. Алар барысы да белем дөньясына беренче адымнарын нәкъ менә Исәк мәктәбендә ясаган.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.

Нет комментариев