Буа районы башлыгы итле камыр ризыклары һәм колбасалар җитештерүче кооператив һәм агач эшләнмәләр цехы эшчәнлеге белән танышты
Ранис Камартдинов Буа шәһәрендә моннан берничә ел элек оешкан "Самир" кооперативында булып, бүгенге көндә ит продукцияләре җитештерү белән шөгыльләнүче оешманың эше белән якыннанрак танышты. Әлеге эшчәнлекләрен Хәйруллиннар Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәмендә башлар җибәрделәр.
Кооператив алдан килешү буенча терлек тотучылардан итне сатып алып, алардан продукция җитештереп сату максатында оешты. Бүген алар казылык, тутырма, пилмән, мантый кебек ит ризыклары әзерләп, халыкка реализацияли. Гөлия Хайруллина җитәкчеләрне яңа төзелгән цех, продукциянең ассортименты белән таныштырды, яңа планнары белән уртаклашты.
Аннан Ранис Камартдинов Боерган авылында агач эшкәртү белән шөгыльләнүче Андрей Юркинның цехын да карады. Ул агачтан урындыклар, өстәлләр, баскыч, аңа култыксалар ясый. Шәхси эшмәкәр үз эше белән шөгыльләнүдән канәгать. Ранис Рафисович тәвәккәл эшмәкәрләргә уңышлар теләде.
Нет комментариев