Буа районында юллар яңара
Көн темасы

Буа районында юллар яңара

Көзнең коры килүе юл төзелешен дәвам итәргә мөмкинлек бирде.

Хәзер дә әле районда хәрәкәт полосаларын яңарталар.

 Беренчесе - Буа ветеринария техникумы каршында бара. Анда, белгәнебезчә, яңгырлар күп яуганнан соң һаман су җыела. Газета укучыларыбыз шуңа борчылып, безгә дә бу хакта зарланып шалтыратканнары булды. Шушы көннәрдә анда асфальт салдылар. Район башкарма комитетының юл, төзелеш, торак-коммунал хуҗалык бүлегенең әйдәп баручы белгече Павел Карпов белдерүенчә, бу юл участогын “ООО СК Волга-Автодор” оешмасы эшчеләре яңарта. Ул муниципаль юлларны ремонтлау эшләренә бүлеп бирелгән җирле бюджет акчасына башкарыла.

Буа ветеринария техникумы каршындагы юл. Ә. Йосыпова фотосы.

Икенче юл ремонты Аксу авылында бара. Өч урам башыннан уза торган юл күрше Чуашстан республикасының  Олы Яльчек авылы белән тоташтыра.

Аксу авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдинов сүзләренә караганда, ремонт эшләрен “Татавтодор” оешмасы эшчеләре башкара. Алар авыл башындагы суүткәргеч торбаны да яңартканнар. Әлеге төзекләндерү эше республика программасы нигезендә гамәлгә ашырыла, барлык эшләр 80 миллион  сум тирәсе тора. Марат Мөнир улы белдерүенчә, бу юлны төзекләндерү быел гына бетмәячәк. Киләсе елга тагын бер кат асфальт өслек җәячәкләр. Шулай ук юл яктыртылачак та, анда электр  баганалары бар.

Аксу авылында юл. Ә. Йосыпова фотосы

– Аксулылар гомер буе күрше Чуашстан халкы белән аралашып, андагы кибетләргә, базарга йөриләр. Яңгырлар яугач, арадагы юлда транспорт белән йөрисе авыррак иде. Шуңа авыл җыеннарында район җитәкчелегеннән шул юлны гел сорадык. Безнең өчен бик көтелгән ремонт ул, - диде җирлек башлыгы.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу юл автомобильчеләр өчен уңайлы булачак, ә җәяүлеләргә тротуар да ясалыр, дип көтелә.


Нет комментариев