Район үзәк дәваханәсенең яшь табиблары белән таныштыруны дәвам итәбез
Рөстәм Гайнуллин, табиб-травматолог:
– 2013 елда медицина университетын тәмамлагач, укуымны махсус профиль – травматология буенча интернатурада, ординатурада белем алдым. Хәзер Буа үзәк дәваханәсендә эшлим. Минем өчен терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына төгәл диагноз кую мөһим, аның буенча пацентларга дөрес дәвалау курсы билгелим. Шулай ук профилактикалау юлларын да аңлатам. Чөнки кайбер кешеләр буыннар, аяк-куллар сызлаганда, актив хәрәкәтләр ясый алмагач, “үтәр әле” дип яшиләр. Бу – ялгыш фикер. Һәрбер авыру белән башлангыч чордан ук табибка килсәң, дәваласаң, ул катлауланмый. Онытмасыннар: кешеләрдә запас буыннар юк! Шул буыннар “сигналына” игътибар итеп, аларның активлыгын кире кайтарырга кирәк. Максатым – барлык пациентларым бернинди кыенлыклар кичермичә хәрәкәтләнсеннәр, яраткан эшлре белән шөгыльләнсеннәр.
Нет комментариев