Республика депутатлары шундый тәкъдим белән чыкты.
Шундый эчтәлекле мөрәҗәгать Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга җибәрелде.
- Соңгы елда бультерьерларның кешеләргә, шул исәптән балаларга һөҗүм итү очраклары ешайды, дип белдерде ТР Дәүләт Советының экология, табигатьне саклау, агропромышленностmь һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хазипов.
“Потенциаль куркыныч этләр” категориясенә югары агрессияле, кешеләр сәламәтлегенә һәм тормышына чын-чынлап куркыныч янаучы токымнар яисә токымнар кушылмасы керә. Мондый этләр хуҗалары аларны урамга бәйдә килеш һәм намордникта гына алып чыгарга, җәмәгать урыннарында үзләрен генә йөртмәскә, йорт яки квартира ишегенә усал эт турында кисәтү урнаштырырга тиешләр.
Бүгенге көндә РФ Хөкүмәте раслаган “Потенциаль куркыныч этләр” исемлегенә акбаш, америка бандогы, амбульдог, бразилия бульдог, булли кутта, алапах чиста канлы бульдогы, бэндог, бүре-эт гибридлары, гуль донг, питбульмастиф һәм төньяк кавказ эте керә.

Нет комментариев