Шушы көннәрдә Протопопова мәктәбенә махсус хәрби операциядә катнашкан туганнар – Александр Краснов белән Валерий Краснов укучылар белән очрашуга килделәр.

Хәрбиләр Батырлык дәресендә катнашты, анда бүген Россия солдатларының батырлыклары, гуманитар ярдәмнең, бигрәк тә укучылардан килгән җылы эчтәлекле хатлатрның никадәр кадерле булуы турында сөйләделәр.
Икетуган Красновлар мәктәпкә пилотсыз очкыч аппараты өчен стимулятор бүләк иттеләр.
Уку йорты администрациясе хәбәр итүенчә, стимулятор ярдәмендә тиздән очкыч аппратын дәресләрдә очырырга өйрәнә башлаячаклар.
Нет комментариев