Буалы укучылар үз идеяләрен бизнес-проектларга әйләндерергә өйрәнәләр (фоторепортаж)
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы укучылар үз идеяләрен бизнес-проектларга әйләндерергә өйрәнәләр (фоторепортаж)

Бүген Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының беренче этабы старт алды.

Бүген Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының беренче этабы старт алды. 6–7 сыйныф укучылары эшкуарлык нигезләре белән танышалар һәм үз идеяләрен чын проектларга әйләндерергә өйрәнәләр.

Теория урынына укучылар практик эшчәнлеккә чумалар: эшлекле уеннарда катнашалар, бизнес-кейслар чишәләр. Мондый якын килү балаларга үзләрен бизнесмен ролендә сынап карарга, командада эшләргә һәм үз уй-фаразларын ышанычлы рәвештә тәкъдим итәргә ярдәм итә.

Проект мәктәп укучыларына беренче эшкуарлык күнекмәләрен алырга һәм бизнес дөньясының эчтән ничек корылганын аңларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Дәресләрне бизнес-тренер Илнур Зиннуров үткәрә, ул балаларны стандарт булмаганча уйларга һәм чын бурычлар өчен карарлар табарга өйрәтә.

Укучылар эшкуарлыкка өйрәнделәр. Буинск-информ фотосы.

Проектның үзенчәлеге шунда да ки, эшкуарлык күнекмәләрен өйрәтү программасы мәктәп программасына интеграцияләнгән. Нәтиҗәдә, «арзанрак ал – кыйммәтрәк сат» дигән бер генә проект та булмады. Үз продукциясен җитештерү яисә ниндидер хезмәтләр күрсәтү белән бәйле проектлар булды.



 


Нет комментариев