Алар хуҗасы белән операциягә ашыкканнар.

Биш минутка гына туктап, үзәк дәваханә территориясен себереп йөрүче ир-атка игътибар иттем. Җилкәсендә – мәче, ялкау гына мырлап хуҗасының битләрен ялмап ала, аяк астында тугры эте бөтерелә. Ир-атның күзләрендә әйтеп бетергесез канәгатьлек. Мин кешедән мондый рәхәтлек чагылганын күптән күргәнем юк иде...
“Эт миңа дус кына түгел...”
Танышып киттек. Анатолий Кильдюшов, Чуаш Киштәгеннән, Буада яшим, ди ир-ат. Инде унбиш еллап район үзәк дәваханәсендә территорияне җыештыручы булып эшли, балалар бакчасында каравылчы, бинага хезмәт күрсәтүче.
- Кулымнан эш килә. Хезмәтемне яратам, мине хөрмәт итәләр - ди яңа танышым. Монысы аңлашылды. Ә менә хайваннарга шулхәтле мәхәббәт кайдан? Анатолий ерактан башлады.
- Беләсезме, гаиләдә төрлесе була. Мин кечкенә чакта Медведь кушаматлы этебез бар иде. Кыен булганда шул маэмайны кочаклап елый да, шуның янында йоклап та китә идем. Эт минем өчен дус кына түгел ул. Мин хәзер дә этсез тора алмыйм. Монда эшкә кергәндәге Шарикны бала гына килеш урамнан таптым. Юдым, үстердем, өйрәттем, үземнән бер калмый иде, мин күрмәгәндә зур этләр ботарлап атканнар үзен. Елап үләм, дип торам, - дип сөйләде Анатолий, күз яшьләрен сөртеп.
Аннары хуҗа тагын бер эт ияләштерә, анысына да Шарик куша. ...Маэмайны машина таптап китә.
Металлом тапшырырга барган җирдән чи-чи килүче көчек баласы күргәч, Анатолий дөньясын оныткан кебек була. Хаски токымлы этләргә охшаган. Үскән саен матурлана маэмай, хуҗадан бер карыш та калмый, дәваханә территориясендә “үз кешегә” әверелә.
- Монысын урладылар, ике ай сагынып еладым, - ди хуҗа.
Тузикны коткару
Соңгы юанычы аклы-сарылы төстәге Тузик хуҗада ике елга бирле яши. Ыспай чиста өстеннән күренеп тора: “ухоженный”. Прививкалар кадаткан, ди хуҗа. Әле күптән түгел генә операция кичергән эт.
- Малайлар, уйнап, вак пуля белән атканнар. Ул аның тире астында калган. Күрәм: этемнең кәефе юк. Ульянга, ветеринарга алып бардым. Ул әлеге шәһәрдә гадәттән тыш хәл булган көнгә туры килде. Бөтен җирдә полиция, әйләндереп алганнар, кертмиләр. Клиникага соңга калабыз бит, борчылам. Этем дә, хәлне аңлагандай, шундый акыллы күзләре белән машина тәрәзәсеннән карап тора. Шунда бер “гаишник” яныбызга килде дә нишләп йөрүебезне сорашты һәм, гаҗәпләнүебезгә каршы, үткәреп җибәрде, алдагы патруль туктатса, дип, телефон номерын да бирде. Операциягә өлгердек, - ди Анатолий. Хәзер инде маэмай савыгып беткән, хуҗасы территорияне себергәндә дә аның җилкәсенә утырып йөрүче песи Барсик белән уйный башлаган.
Җилкәдә "йөрүче” песи
Ә бу иркә мәчене кайчандыр хуҗасы ташлаган булган. Ишеккә кысылып аягын авырттырган, тиресендә талпаннар булган песине Анатолий урамнан табып ала. Ветеринария лабораторисендә бер ай дәвалыйлар. Ул арада мәче эт белән дуслашып өлгерә, яңа хуҗа да “табылдыкка” ияләшеп китә. Шулай үзендә калдыра. Хәзер ул аны эшкә килгәндә чабып барып каршы ала да иңбашына менеп кунаклый. Минем алда да хуҗасының битләрен, колакларын ялый. Шулай бик ярата янәсе.
.jpg)
- Алар минем гаиләм кебек. Мин эт белән мәчене Тузик һәм Барсик Анатольевичлар, дип атыйм, - дип көлә хуҗа.
Эте, мәчесе белән әвәрә килеп калган Анатолий яныннан киткәндә шуны уйладым. Кеше өчен миллионнар да түгел, вазифалар да түгел, гади генә җылылык һәм эчкерсез ярату да җитә икән кайчакта...
Илсөяр Гаязова.

Нет комментариев