Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буанын"Аккалфак"җитәкчесе Нурия Гайнуллова Мамадыш шәһәрендә күчмә утырышта булып кайтты

15-17 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты,Региональ"Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды.


Анда"Аккалфак"татар хатын-кызларынын иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова,6чит илдән,Россия регионнарыннан,Татарстаннын төрле районнарыннан килгән иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.Өч көнлек программа кысаларында"Аккалфак"активистлары Мамадышнын танылган шәхесләре,тарихи урыннары белән танышты."Яруллиннар туган җир бездә,тик бездә генә" темасы астында Кече Сон авылында композитор Яруллиннарга багышланган скверны ачу тантанасында катнашты.Фәрит Яруллин музеена, мәчеткә,тыл ветераннары хөрмәтенә һәйкәл һәм паркка экскурсиядә дә булдылар.Аккалфаклылар Кирмән җыенында һөнәрчеләр мәйданчыгы,мастер класслар, күргәзмәләр белән танышты.Мәдәният йортында халык театры тарафыннан куелган"Данәгөл"спектаклен карады.Аккалфак"лыларнын күчмә утырышы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Кадрия Идрисова һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашындагы пленар утырыш белән тәмамланды.
Калфаклы ханымнар 16июль көнне узган көрәшен халкынын милли бәйрәме"Питрау" га да кунак буларак чакырулы иде.
Төп максатлары туган ягыбызда,үзебезнен туган җиребездәге күренекле шәхесләрне, татар халкынын йолаларын, гореф гадәтләрен барлау,туган телебезне саклауга юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлек алып баручылар,Мамадыш җирлегендә узган күчмә утырыштан зур тәэсирләр белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев