Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буалы ир вак авария ясап та чак кына “правасыз” калмады
20 декабрьдә Космовский урамында 1999 елгы ир-егет, "ВАЗ-2114"ны артка атлатып, икенче автомобильгә зур булмаган зыян сала. Һәм, моңа игътибар бирмичә, автомобилендә китеп бара. Каза күрүче, транспортының сул як крылосы җимерелүен күргәч, ЮХИДИгә хәбәр итә. Тик авария ясаучы бу хакта үзе дә инспекторларга мөрәҗәгать иткән була. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,...
-
Буада ДТП урынныннан качучыны “эләктерделәр”
4 декабрь иртәсендә юл-патруль хезмәтчелеге хезмәткәрләре әйләнеч юл кырыенда (ЮХИДИнең административ бинасыннан ерак түгел) ДТП урынына чыкканда авариягә очраган автомобиль янында беркем булмый. Без бу хакта хәбәр иткән идек инде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү барышында авариянең килеп чыгу сәбәпләрен һәм транспорт чарасының кемнеке булуын ачыкладылар. «Шевроле Лачетти» 1984 елгы...
-
Бүген иртән Буада ДТП: Чурак юлында автомобиль әйләнеп капланды (фоторепортаж)
Әлеге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр район ЮХИДИ бүлекчәсенә иртәнге 8нчедә килеп ирешә. "Деу-Нексия" автомобиле, дамба астына тәгәрәп, капланган, ә "ВАЗ-2114" автомобиленең алгы ягы нык тузган, ул юлда басып тора. Авария урынында эшләгән инспекторлар әйтүенчә, ДТП соңгы автомобиль йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Буага табан баручы 1979 елгы автоледи, идарәне югалтып, каршы...
-
Тукай районында 16 тонна дизель ягулыгы төягән автомобиль әйләнгән
Тукай районында Кече Шилнә торак пункты янында составында нефть булган 16 тонна сыеклык төягән ярымприцеп-цистерна әйләнгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Тукай районындагы һәлакәт турындагы хәбәр 15.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына килгән. Һәлакәт урынына Чаллы янгын сүндерү-коткару...
-
Буа урамында тоткарланган йөртүче:”100 грамм гына эчкән идем”
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, чираттагы исерек йөртүчесе инспекторга әнә шулай дип акланган. 1971 елгы ир-ат салган килеш "Лада Калина" автомобиленә утырып шәһәрнең Г. Исхакый урамыннан хәрәкәтләнгән. Хәсрәт йөртүче медицина тикшерүен узудан баш тарткан.
-
Буада “Тургай” каршында ике автоледи бәрелеште
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрь көнне шәһәрнең "Тургай" сәүдә үзәге каршында ике чит ил автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Икесенең дә руль артына хатын-кыз утырган була. "Киа" автомобиленең 1955 елгы йөртүчесе парковкадан чыкмакчы булып арты белән "Опельгә" килеп керә. Нәтиҗәдә соңгысының алгы, беренчесенең арткы ягына зыян килә.
-
Икесе сәгать элек Буада локомотив һәм “КамАЗ” бәрелеште (фоторепортаж)
Бүген көндезге 3нче яртыда шәһәрнең Гагарин урамында, "Водоканал"га җитәрәк тимер юлны аркылы чыгу урынында локомотив һәм "КамАЗ" катнашында ДТП булды. Бу урында эшләгән дәүләт юл инспекторы Фаил Кәримов белдерүенчә, локомотив шикәр заводыннан буш вагон тагып чыккан. Бу вакытта Көнбатыш бистә ягыннан килүче баручы калдык сулар төягән "КамАЗ" автомобиле йөртүчесе (1959...
-
Буада 6.10 сәгатьтә ДТП булды (+фото)
Шәһәрнең Завод урамында "Дюймовочка" балалар бакчасы янында "Россия Почтасы"на караган "ГАЗ" автомобиле белән "ВАЗ-2107" бәрелешәләр. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алган мәгълүматларга караганда, кара-каршы килгән вакытта, "ВАЗ" автомобиле хуҗасы, җәйге резиналарда булу сәбәпле, бозлы юлда идарәне югалткан һәм йөк автомобиленә бәрелгән. Авариядә каза күрүчеләр юк.
-
Буада ДТП: исереп “Ока” йөртүче “Пежо”га килеп кергән
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 октябрь көнне кичке 7 сәгаттә 1980 елгы исерек йөртүче "Ока" автомобиленә утырып, шәһәрнең Комсомол һәм Р. Люксембург урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте ясый. Ул "Пежо"га (йөртүчесе 1991 елгы) юл бирмичә, аңа килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ике автомобильнең дә алгы яклары туза. Бу факт буенча тикшерү...
-
Буалы йөртүче алкотестерга өрүе ничек тәмамланды?
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 октябрь көнне кичке 9 тулганда инспекторлар шәһәрнең Вахитов урамындагы 23 йорт каршында "ВАЗ-2114" автомобилен туктаталар. Йөртүчесе 1990 елгы буалыга алкотестерга өрергә әйтәләр. Тегесе шулай эшли дә. Нәтиҗәдә, аның рульгә спиртлы эчемлекләр кулланып утыруы ачыклана. Бу факт буенча административ материал тутырылган.
-
Килдураз авылы янында “КамАЗ” ауган
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 октябрь көнне кичке 7ләр тирәсендә Казан-Ульяновск-Килдураз юлында "КамАЗ" автомобиле ауган. Ул Буага чөгендер сыгынтысы төяргә килә торган булган. Әлеге йөк автомобиленең 1988 елгы йөртүчесе (Апаста яшәүче) аңлатуынча, "КамАЗ" юлдан барганда кинәт кенә кырыйга китә башлаган. Ауган "КамАЗ" зират рәшәткәләренә зыян салган. ДТП булган...
-
Буада ДТП: зыян күрүчене дәваханәгә озаттылар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә шәһәрнең Ефремов урамындагы 106 йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды. Шикәр бистәсе ягына юнәлгән "Лада Калина" автомобиленә идарә итүче 1945 елгы ир-ат капка төбенә таба борылганда, каршы як полосадан килүче 9нчы модельле Жигули автомобиле белән бәрелешә. Соңгысының йөртүчесе 1997 елгы ир-егет, тән җәрәхәтләре алып,...
-
Буада “КамАЗ” каплану турында һәлакәткә очраган транспортның пассажиры әйтте
Район үзәк дәваханәсенә авариядә каза күргән 1980 елгы хатын-кыз ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул үзенең авариядә каза күрүен әйтә. Тикшерә торганнан соң, Кыят белән Ивашевка авыллары арасында КамАЗ автомобиле каплану факты билгеле була. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерә башлыйлар. Рульдә булган ир-атка зыян килми. Авария турында...
-
Буа дәваханәсенә ДТПда каза күрүчеләр китерелде
1 октябрьдә иртәнге сәгатьләрдә район дәваханәсенә Тәтеш районының "Ашыгыч ярдәм" автомобиле авариядә зыян күрүче дүрт кешене китергән. Җиңел автомобиль юлдан барганда күлгә "оча". Салонда өч ир-ат һәм бер хатын-кыз була. Каза күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, икесе өйләренә кайтарылып җибәрелә, икесе хирургия бүлегенә стационар дәвалануга калдырыла. Аларның хәле хәзер уртача,...
-
Буада инкассация автомобиле хатын-кызны бәрдерде
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә сәгать 7нче яртыда шәһәрнең Ефремов урамындагы 141 номерлы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды. 1940 елгы хатын-кыз юлны аркылы тиешле урыннан чыкмыйча инкассация автомобиле көпчәге (йөртүчесе - 1979 елгы) астына керә. Нәтиҗәдә җәяүле тән җәрәхәтләре алып, үзәк дәваханәгә озатыла. Ул хәзер хирургия бүлегендә дәвалану...