Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Янтуган авылында 14 яшьлек бала автомобильгә бәрелде
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 сентябрь көнне көндезге 2дә була бу юл-транспорт һәлакәте. Фаразлауларга карганада, велосипедка атланган 2003 елгы малай юлда автомобиль белән хәрәкәт итүче укытучысы белән сөйләшеп барган (соңгысы, 1981 елгы ир-ат, "Хендай" автомобилендә хәрәкәт иткән). Бермәл малай, велосипеды буталып китеп, егыла һәм автомобильгә бәрелә. Нәтиҗәдә ул...
-
Буалы йөртүче: “Ярты литр сыра гына эчкән идем”
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә шәһәрнең Энгельс урамында 1988 елгы буалы егет җиденче модельле "Жигули" белән барганда аны инспекторлар туктата. Документларны тикшерү барышында, аның "права"сыннан мәхрүм ителгәнлеге ачыклана. Җитмәсә, ул әлеге сәфәргә дә салып юлга чыккан булган. -Ярты литр сыра гына эчкән идем, - дип акланган ул инспекторларга.
-
Селфи урынына... җансыз гәүдә
Уфада 17 яшьлек үсмер поезд өстенә селфи эшләргә менгәч һәлак булган. "Шакша" станциясендә ул йөк составы вагонына менгән. Дусларын шаккаттырмакча булып, шунда селфи эшләргә ниятләгән, ләкин ток сугып егылып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән.
-
Буа инспекторлары ДТП урыныннан качучыны өеннән барып алганнар
1966 елгы буалы тугызынчы модельле автомобиле белән шәһәрнең Космовский урамында юл-транспорт һәлакәте ясый һәм, ЮХИДИ инспекторларын көтмичә, ДТП урыныннан качып китә. Инспекторлар аның кем икәнлеген ачыклап, өеннән баралар. Ул бу адымын "курыктым" дип аңлата. Җитмәсә салган да була.
-
Буада автоледи рульне «права»сыз һәм исерек иренә биргән
Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары белдерүенчә, алар шәһәрнең Энергетиклар урамында "Джилли" автомобилен тоткарлыйлар. Рульдә автомобиль хуҗасының ире була. Ир-ат йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән, җитмәсә салган да була. Хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә.
-
Буа дәваханәсенә Апас районында юл-транспорт һәлакәтендә каза күрүче китерелде (ФОТО, ВИДЕОрепортаж)
Авария Апас районының Бишә авылы тирәсендә була. Прицеп таккан "КамАЗ" автомобиле кырдан иген төягән килеш асфальт юлга чыккан вакытта, Апас ягына баручы "Лада Приора" автомобиле белән бәрелешә. Бу вакытта көчле яңгыр ява торган була. 1991 елгы җиңел автомобиль хуҗасы Буа районы дәваханәсенә китерелә. Район үзәк дәваханәсенндә алынган мәгълүматларга караганда авариядә...
-
Буаның Жорес урамында ДТП булды: ике “иномарка”бәрелеште
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә шәһәрнең Жорес урамында юл-транспорт һәлакәте булды. Анда "Тойота Камри" белән "Мицубиси Лансер" автомобиле "сөзеште". Авария соңгысының юл бирмәве аркасында килеп чыккан. Хәзерге көндә тикшерү бара.
-
Бүген Буада автоледи велосипедчыны бәрдерде
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген иртәнге сәгатьләрдә шәһәрнең күпфункцияле үзәк каршында юл-транспорт һәлакәте булды. Анда унынчы модель Жигули белән идарә итүче автоледи 1970 елгы велосипедчыны бәрдерде. Авариядә автоледи аркасында килеп чыккан, диеп фаразлана. Тән җәрәхәтләре алган велосипедчы район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә озатылды. фото: Auto43.ru
-
Буада ДТП урыныныннан качучыны таптылар
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең Ефремов урамындагы 133 номерлы йорт каршында "Фольксваген" автомобиле руле артында утырган 52 яшьлек буалы артка чигенеп, "Хендай" автомобилен бәрдерә һәм ДТП урыныннан кача. Инспекторлар бу юл-транспорт һәлакәтен якын-тирәдә урнашкан видеокамерадан карыйлар һәм аның шәхесен танып ЮХИДИ бүлегенә чакырталар. Ир-ат үз гаебен тулысынча таный.
-
Кама Тамагы районы егете Буа Сабантуена “права”сыз исереп юлга чыккан
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 июльгә каршы төндә Кама Тамагы райнында яшәүче 1989 елгы егет "Газель" автомобиленә утырып, Буа Сабантуена барырга чыга. Шәһәргә килеп җиткәч, инспекторлар аны Космовский урамында тоткарлыйлар. Шунда гына ачыклана: егет бервакытта йөртүче таныклыгы алмаган, җитмәсә салып та руль артына утырган. Аның эше судта каралды...
-
Буалылар, “Буа-Алан”га автомобильдә барганда тизлекне арттырмаска, юл кырыена басмаска
1, 2 июль көннәрендә 1 Р241 автомобиль юлының 107нчедән 109нчы километрына кадәр - 2 километр арада тизлекне сҗгатенә 30 километрга кадәр чикләүче юл билгесе торачак. Шулай ук юл кырыена автомобиль кую тыела. Кагыйдә бозулар видеога, фотога төшерелә. Бу участокта эвакуатор да эшләячәк. Вахитов, Бебель, Карл Либкхнет, Карл Маркс, Энгельс, Ленин...
-
Буа ЮХИДИ бүлекчәсе кичәге ДТПда кем гаепле булуын ачыклады
Кичә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары чатындагы светофор янында "Шевроле" һәм 14нче модельле автомобильләрнең бәрелешүе хакында хәбәр иткән идек. Бүген әлеге юл-транспорт һәлакәтендә кайсы йөртүченең гаепле булганлыгы ачыкланды. Район ЮХИДИ бүлекчәсе алынган мәгълүматларга караганда, ДТП "Шевроле" хуҗасы аркасында килеп чыккан - 1994 елгы егет светофорның кызыл утына барган. Шулай итеп...
-
Буаның “Магнит” кибетендә ялган акча белән түләгәннәр
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, инкассация хезмәткәрләре шәһәрнең "Магнит" кибетләренең берсеннән банкка акча алып килгәч, санаганда бер данә ялган бер мең сумлык табыла. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара. фото: nashdom.vologda-portal.ru
-
Буаның Көнбатыш бистәсендә чүп контейнерын урлаганнар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 майга каршы төндә Көнбатыш бистәсенең Мәктәп урамындагы чүп контейнерларының берсе юкка чыккан. Шулай итеп карак "Буа МППЖКХсы" ("инженерлык челтәрләре") җәмгыятенә 8 мең сум зыян салган. Полицейскийлар эзлиләр. фото редакция архивыннан.
-
Бүген Буада “Шевроле” юл билгесе баганасына килеп керде (фоторепортаж)
Бүген көндезге сәгать 2ләр тирәсендә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары чатында, светофор янында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария ясаучыларның сүзләренә караганда, Вахитов урамыннан баручы "Шевроле" автомобиле йөртүчесе Ефремовтан чыгучы 14нче модельле автомобильне күрмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә "Шевроле" кырыйга очып юл билгесе урнаштырылган баганага килеп кергән. Ундүртенченең салонында хатын-кыз да булган, ул җиңел...