Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада нинди юл билгеләре урнаштырыла (+фото)
Яз башында Космовский урамындагы Троицк чиркәве каршысында җәяүле аркылы чыгу полосасы ясалды. Шушы көннәрдә әлеге тукталышта тагын "ятып торучы полицейский" урнаштырдылар. МППЖКХ хезмәткәрләре бүген бу участокларда - "җәяүле юлны аркылы чыгу" һәм "ясалма тигезсезлек" дигән юл билгеләрен казып урнаштырдылар.
-
Буада “права”сыз йөртүче 3 тапкыр инспекторларга “эләкте”
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат беренче тапкырга административ җәза ала, йөртүче таныклыгыннан мәхрүм кала, 30 мең сум штраф бирелә. Тик бу гына акылга утыртмый хәсрәт йөртүчене. Яңадан "права"сын алмаган килеш, исереп тагын ике тапкыр "эләгә". Соңгысында - шәһәрнең Ефремов тыкрыгында. Хәзер аңа карата җинаять эше бара....
-
Буада ике бала ДТПда зыян күрде
Районда 15 майдан 5 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе бара. Аның кысаларында балалар травматизмын булдырмау буенча төрле чаралар узачак. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 2 бала зыян күрде. Беренчесе, 17 март көнне 16 сәгать 50 минутта шәһәрнең Ефремов-Арефьев тыкрыгында...
-
Буа ЮХИДИ бүлегендә "права" сыз калучылар имтиханны атнага бер көнне бирә башлыйлар
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгьлуматларга караганда, 17 майдан башлап "права" сыз калучылар имтиханны һәр атнанынң чәршәмбе көнендә генә тапшыра алачаклар. Имтиханны кайчан биреп булачагын район ЮХИДИ булекчәсенә, 211 кабинетына килеп белешергә була, э имтиханны элеккечә 104 кабинетта тапшырып булачак фото: astv.ru
-
Буаның Көнбатыш бистәсендә төнлә исерек йөртүчене “эләктергәннәр”
ЮХИДИ хезмәткәрләре төнге 12 тулганда шәһәрнең Мәктәп урамыннан баручы "ВАЗ-21074" автомобилен туктатканнар. 1975 елгы исерек йөртүче инспекторлар белән сүз көрәштереп тормыйча, үзенең салмышлыгын таныган һәм моны дәваханәгә барып тикшертергә ризалашкан. Әлбәттә бу факт расланган. Йөртүчегә карата беркетмә тутырылган. фото: путеводитель.кчр09.рф
-
Буада йөртүчегә видеокамера теркәгән һәм түләнмәгән штрафын “искә төшерделәр”
Район ЮХИДИ бүлекчәсе бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә кичке 6нчы яртыда инспекторлар Әйләнеч юлда 1989 елгы егетне туктаталар. Тикшерү барышында егетнең тизлекне арттырган өчен видеокамера "теркәгән" 500 сум штрафын түләмәгәнлеге ачыклана. Инспекторлар бурычын вакытында түләмәгән өчен РФ Административ кодексының 20.25 маддәсе нигезендә беркетмә тутырдылар. Эш судка җибәреләчәк. фото: musiczvuk.ru
-
Буа инспекторлары бәйрәм итеп кайтучы тракторчыны туктаттылар
Район ЮХИДИ бүлекчәсе бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 май көнне кичке сәгать 8 туларга 15 минутта юл-патруль хезмәткәрләре Иске Тинчәле авылы урамыннан кайтып килүче тракторны туктаталар. Руль артындагы 1992 елгы егет Хезмәт бәйрәмен яхшы үткәргән, күрәмсең, аның салмыш икәнен инспекторлар шунда ук чамалап алганнар. Үзе медицина тикшерүен үтүдән баш тарткан.
-
Бүген Буаның Космовский урамына ЮХИДИ инспекторлары чыкты (фоторепортаж)
Инспекторларның барысы бергә юлга чыгуы "Тоннель" опреациясе кысаларында булды. Алар бу юлы шәһәрнең күп функцияле үзәк янында "төпләнделәр". Полицейскийлар күбрәк исерек килеш рульгә утыру, балаларны автоутыргыч юлга алып чыгу һәм башка юл кагыйдәсе бозу фактларына тикшерделәр. Хәзерге минутларда әлеге профилактик операция дәвам итә.
-
Кичә Буада начар һава торышы аркасында “Лада Гранта” әйләнеп капланды (+фото)
Кичә 20 сәгать 39 минутта район эчке эшләр бүлегенең кизү тору постына Ефремов урамында, "Ромашка" балалар бакчасыннан ерак түгел урында, "Лада Гранта" автомобиле әйләнеп капланды, дигән хәбәр керә. ЮХИДИ инспекторлары юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгәч, руль артында хатын-кыз икәнлеге ачыклана. Авария булуга начар һава торышы сәбәпче булганлыгы да билгеле.
-
Буа районында бүген иртән тайгак юлда трактор капланды
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт вакыйгасында каза күрүче юк. "Дружба" агрофирмасына караган авыл хуҗалыгы транспорты йөртүчесе иртәнге сәгатьләрдә тайгак юлда идарәне югалта һәм юл кырыена каплана. Бәла урынына тиз районның төрле структураларга караган ашыгыч ярдәм хезмәтчелекләре килеп җитәләр. Транспорт чарасын юл кырыеннан күтәртеп чыгаралар.
-
Бүген Буада бозлы юлда автомобильнең борты “очты” (+фото)
Бүген 15 сәгатьләр тирәсендә шәһәрнең Ефремов урамындагы мәдрәсә тукталышы тирәсендә юл-транспорт вакыйгасы булды. Бозлы юлда "ГАЗ" автокүтәрткеч белән "Газель" бәрелешәләр. Нәтиҗәдә "Газель"нең япмалы бортын автокүтәрткеч асфальт юл өстенә алып ташлый. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, авариядә каза күрүчеләр юк.
-
Буада йөртүче исерек егетләр ЮХИДИ инспекторларына “эләкте”
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, инспекторлар ике көн рәттән - 17 һәм 18 апрель көннәрендә исерек килеш рульгә утыручыларны тоткарладылар. Беренчесе - 1986 елгы егет "ВАЗ-21099" автомобиленә салган килеш утырган. Аны шәһәрнең Р.Люксембург белән Гагарин урамнары чатында туктаталар. Ул үзәк дәваханәгә барып, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Икенче көнне...
-
Буада исерек йөртүче юл-патруль хезмәтчелегенә буйсынмады
Шимбә кичендә, 21 сәгатьләр тирәсендә, юл-патруль хезмәткәрләре рейд вакытында шәһәрнең Ефремов урамы буйлап хәрәкәт итүче "ВАЗ-2107" автомобилен туктаталар. Тик 1992 елгы буалы ир, инспекторларга буйсынмыйча, транспортын куып китә. Экипаж аны Ефремов һәм Болын урамнары киселешенә җитәрәк куып тотып, буйсынырга мәҗбүр итәләр. Йөртүче алкоголь куллануны тикшерүгә алып барудан баш тарта. Инспекторлар...
-
Буалы ир-егет бурычын автомобиль белән түләгән
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1990 елгы егет "Опель Астра" автомобильсез калды. Ул узган айда юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен рәсмиләштерелгән 30 мең сум штрафын үз вакытында түләмәгән. Районда март аенда 8 кеше 30 мең сум штрафка тартылган. Район ЮХИДИ бүлекчәсе мондый күңелсез хәлләргә калмасын өчен штрафларны вакытында түләргә...
-
Буа - Яльчек трассасында “Киа Спектра” автомобиле дамбадан “очты”
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге хәл кичә көндезге 2ләр тирәсендә трассаның Норлат авылыннан ерак түгел урынында була. Чит ил автомобиленең руле артындагы 1961 елгы ир-ат алкоголь кулланган килеш юлга чыга. Моның шулай икәнлеген авария урынына килгән ЮХИДИ инспекторлары ачыклыйлар. Аның пассажиры тән җәрәхәтләре белән үзәк дәваханәгә озатылган. Хәзер...