Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада иртәнге сәгатьләрдә ДТП булды (+видео)
Бүген иртән шәһәрнең Космовский һәм Төзелеш урамнары киселешендә ике җиңел автомобиль бәрелеште. Фаразларга караганда, руль артында хатын-кыз утырган "Опель Астра" төп юлдан хәрәкәт итүче "ВАЗ-2107"гә юл бирмәгән. Авариядә ике транспорт чарасына да шактый зыян килде.
-
Бүген Буа урамына ЮХИДИ инспекторлары һәм суд приставлары чыкты (ФОТО-ВИДЕОрепортаж)
Бу - әлеге ике ведомствоның чираттагы уртак рейды иде. Аларның "посты" бүген дә «Арктика" боз сарае янында булды. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Илдар Гыймалетдинов әйтүенчә, мондый уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе зур, йөртүчеләрнең юлда закон бозуларны кисәтү өстенә, аларның штрафлар буенча бурычы барлыгы тикшерелә. Бүген 1 сәгатьлек рейд барышында 15 автомобильне туктаттылар,...
-
Буаның ЗАГС идарәсе каршында ДТП булды (+фото)
Кичә көндезге сәгать 4нчеләр тирәсендә шәһәрнең ЗАГС идарәсе каршында юл-транспорт һәлакәте булды. Анда "Нива" белән "Хендай" автомобиле бәрелеште. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, авариядә соңгысының йөртүчесе гаепле. Напольная урамыннан баручы "Хендай" төп юлдан - Р .Люксембург урамыннан килүче "Нива"га юл бирмәгән. Хәзер тикшерү эше бара.
-
Буада ДТПда каты имгәнү алган хатын-кыз Казан дәваханәсенә озатылды
Шимбә кич "Ашыгыч ярдәм" автомобиле Казан - Ульяновск трассасының Карлы авылында ике автомобиль катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә каза күрүче янына чакыруга барган. 1986 елгы хатын-кыз каты тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә китерелә. Умыртка багансы сынган пациент Казан дәваханәсенә озатылды.
-
Бүген Казан-Ульяновск трассасында Буа “Газеле” капланды (+фото)
Татарстан ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәтчелегенең аерым батальонының беренче рота 4 взвод командиры Рамил Миңнебаев сүзләренә караганда, Газель руле артында утырган 1993 елгы егет тизлек режимын сакламаган, бүгенге һава торышының үзенчәлеген (буран, бозлавык) исәпкә алмаган. Өстәвенә автомобильдә сезонара шипсыз көпчәкләр булган. Йөртүчегә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.15...
-
Бүген Буада Ульяновск автомобиле һәм хуҗасы каза күрде ( +фото)
Иртәнге якта Казан - Ульяновск трассасының Карлы авылы янында чит ил автомобиле, хуҗасы идарәне югалту нәтиҗәсендә, юлдан читкә тәгәрәде. Ул Ульяновск шәһәренә юл тоткан. Нәтиҗәдә аның хуҗасы җиңелчә зыян күрде. Транспорт чарасы беркүпме вакыттан соң кырдан чыгарылды.
-
ЮХИДИ инспекторлары айнымыйча эшкә баручыны тоткарладылар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәнге 7нче яртыда инспекторлар тоннель тибындагы юлүткәргеч янында "Фольксваген" автомобилен туктаталар. Руль артындагы 1975 елгы ир-ат, фаразланганча, кичәгедән дә айнымаган булган. Ул эшкә барырга чыкканлыгын белдергән, медицина тикшерүен узудан баш тарткан. Дәүләт инспекторлары аңа карата беркетмә тутырганнар.
-
Буада өч автомобиль катнашында ДТП булды
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълъматларга караганда, «Шевроле Нива» автомобиле белән идарә итүче 1985 елгы ир-ат Ленин урамыннан килеп, Ефремов урамына чыгарга теләгәндә, ике автомобильне бәрдерә. Ул төп юлдан килүче җиденче моделье "Жигули"га һәм "Хендай" автомобиленә юл бирми. ДТПда шактый тузган автомобильнең беренчесе шикәр заводы ягына юнәлгән булган, ә "иномарка", киресенчә,...
-
Төнге авария хакында төгәл мәгълүматлар билгеле
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнлә 1нче яртыда 1996 елгы ир-егет исерек килеш электр баганасына килеп бәрелгән. Ул Чурак авылы гыннан килеп, шәһәрнең Вахитов урамы буйлап барган. Юлдагы бозлавык та авариягә сәбәпче булган. Егет медицина тикшерүе үткән. Автомобиль төзәтерлек хәлдә түгел.
-
Буада автомобиль баганага килеп керде (+фото)
-
Буа дәваханәсенә автомобиль көпчәге астына эләккән әби китерелгән
Район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" хезмәтчелеге белдерүенчә, кеше имгәнүе белән очланган юл-транспорт вакыйгасы дәваханә каршында ук булган. 1954 елгы хатын-кыз К. Зыятдинов урамындагы үзәк дәваханәнең баш капкасы янындагы җәяүле юлны аркылы чыгу урыныннан чыкканда, автомобиль көпчәге астына эләккән. Медицина тикшерүе каза күрүченең аягы сынган булуын ачыклаган. Әби дәваханәнең хирургия бүлегендә...
-
Буада ДТП урынын ташлап качучы табылды
9 ноябрьдә көнне иртәнге сәгатьтә берәүнең күпкатлы йорт янында басып торган ике автомобильне бәрдереп качуы очрагы турында хәбәр иткән идек инде. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бер тәүлеккә якын эзләгәннән соң аны тапканнар. Ул үзе дә шул ук йортта яшәүче 1981 елгы буалы ир-ат. Үз гаебен тулысынча таныган.
-
Кичә Буаның Әйләнеч юлында ДТП булды, каза күрүчеләр бар
Кичә кичке 9да Буаның Әйләнеч юлында "Башнефть" ягулык салу станциясе тирәсендә "Форд Фокус" автомобиле, йөртүчесе идарәне югалтып, юл кырыена әйләнеп капланды. Автомобиль салонында ике кеше була - 1983 елгы йөртүче, 1987 елгы пассажир. Алар тән җәрәхәтләре үзәк дәваханәгә озатылганнар. Тикшерү бара. Фото: news.pn
-
Адав-Толымбай юлында – исерек йөртүче
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 октябрь көнне район юл-патруль хезмәтчелеге инспекторлары Адав-Толымбай юлында "ВАЗ-2115" автомобилен туктаталар. Рульдә 1982 елгы ир-ат була. Ул инспекторларның медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турындагы тәкъдименә риза була. Тикшерү аның спиртлы эчемлекләр куллануын раслый. Ул административ җаваплылыкка тартылган.
-
Буа урамында җиңел автомобиль белән автобус бәрелеште (+ фото)
Бу хәл кичә кичке сәгать алтынчы яртыларда була. Ефремов урамы, 157 номерлы йорт тирәсендә хәрәкәтнең каршы як полосасына чыккан "ВАЗ-21122" автомобиле "Нефаз" автобусына бәрелә. Автобуста ун кеше була, аларга зыян килми. Ә менә җиңел автомобильдәге 19 һәм 27 яшьлек егетләр район үзәк дәваханәсенә озатылалар.