Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада бурычлыларга полиция һәм суд приставлары килә
1-30 октябрьдә суд приставлары һәм юл-патруль хезмәте инспекторларының административ штраф буенча бурычларны түләтү буенча уртак айлыклары үткәрелә. Руль артына исерек килеш утыручыларга, шулай ук медицина тикшеренүе узарга баш тартучыларга зур игътибар бирелә, аларга 30 мең сум штраф салына. Бүген иртән үк район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары - Алесандр Маляшов һәм Алмаз...
-
Буада кеше үлеме белән тәмамланган ДТП ясаган йөртүче хөкем ителде
Шәһәр прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә 28 яшьлек шәһәрдә яшәүче Т.га карата суд булды. Ул быел май аенда төнлә Буа-Тәтеш юлыннан барганда тизлек режимын арттыра, нәтиҗәдә автомобиль әйләнеп каплана, салондагы пассажир авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып һәлак була. Т. судта тулысынча үз гаебен таныды. Аны 2 ел сынау срогы...
-
Буаның “Автоапае” тагын җиңү яулады! (+фото)
Бу юлы Буадан Хаҗирә Кәлимуллина өченче урында. Өлкәннәр декадасы уңаеннан ел саен уздырыла торган автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйгедә ул төрле елларда беренче һәм икенче урыннарны да яулады. Бу юлы да Хаҗирә апа юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча да, автодромда йөртү буенча да Татарстанның 18 районыннан катнашкан 59 яшьтәше арасында...
-
Татар Биморзасы авылына керү юлында йөк автомобиле ауган
Чит регион йөк автомобиле Ульяновск ягыннан килгән һәм авылдан чыккандагы борылышны узып, юл кырыена яны белән барып төшкән. Йөртүче юлның куркыныч участогында дөрес тизлек режимы сакламаган.
-
Бүген кич Буада җиңел автомобиль һәм скутер бәрелеште
Бүген кичке сигезенче яртыларда шәһәрнең Ефремов һәм Вахитов урамнарының светофор белән көйләнүче киселешендә ундүртенче модельле автомобиль һәм скутер бәрелеште. Скутерга идарә итүче яшь егет бәрелүдән асфальтка барып төште. Бәхеткә, ул исән. Ильсеяр Мухаметзянова
-
Буа буйлап “права”сыз һәм исерек автомобиль йөртүче “эләкте”
Шәһәрнең Кояшлы урамында "Шевроле" автомобиле белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат тоткарланды. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән мәгълүматларга караганда, ул моңа кадәр йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Ир-ат медицина тикшерүеннән баш тарткан. Ул тиздән суд каршына басачак.
-
Буада автоледи “градуста” булуын дәваханәгә барып раслаган
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә шәһәр эчендә исерек килеш "ВАЗ-2110" модельле автомобильгә идарә иткән 1995 елгы автоледины инспекторлар туктатканнар. Ул үзенең салмыш булуын белуын яшерми, инспекторлар тәкъдиме белән район үзәк дәваханәсенә медицина тикшерүен үтәргә теләп барган. Хатын-кызга карата беркетмә тутырылган.
-
Теңкәш авылында “ЗИЛ”ы белән агачка бәрелгән йөртүчене нинди жәза көтә?
Күптән түгел "ЗИЛ" (үзбушаткыч) автомобилен йөртүче 32 яшьлек ир-атның, идарәне югалтып, юл читенә төшүеп, агачка бәрелүе хакында язган идек. Авариядә ул үзе һәм пасссажиры - 29 яшьлек хатын-кыз - төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән мәгълүматларга караганда, ДТПда катнашучылар икесе дә исән-сау. Йөртүчегә карата Россия Федерациясе Административ хокук...
-
Теңкәш авылында авария: “ЗИЛ” агачка килеп керде (+ фоторепортаж)
Бу хәл кичә кичке сәгать биш тулганда була. "ЗИЛ" (үзбушаткыч) автомобилен йөртүче 32 яшьлек ир-ат идарәне югалта һәм юл читенә төшеп, агачка килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ул үзе һәм пасссажиры - 29 яшьлек хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Әле берничә көн элек кенә шуннан ерак түгел - Алших авылы башында...
-
Буада автомобиль электр багансына килеп керде
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган якшәмбедә көндезге 3нче яртылар тирәсендә "Джелли" маркалы автомобиль Ефремов урамында электр баганасына килеп керә. Руль артында 1978 елгы шәһәрле ир-ат була. Аның әйтүенчә, мондый "сөзешү" автомобильнең төзексезлеге аркасында килеп чыккан. ДТП нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең уң як ишекләренә зыян килгән, бәхеткә йөртүче үзе...
-
Буада мотоблокны бәрдерделәр, 18 яшьлек егет дәваханәдә
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада Боерган юлында мотоблок һәм "Лада-Калина" автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Боерган кырыннан сабан таккан мотоблок юлга чыккач, аны руль артында өлкән яшьтәге ир-ат булган "Лада Калина " автомобиле бәрдерә. Егет шунда ук дәваханәгә озатыла, хәзер ул дәваханәнең хирургия бүлегендә дәвалану уза. ДТПның...
-
Буада автоледи велосипедчы егетне бәрдерде һәм качты
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу хәл кичә кичке 4нчеләрдә Яшел һәм Болын урамнары чатында була. Төп юлдан баручы "Деу Матиз" автомобиле әлеге урамнар чатына җиткәч, 18 яшьлек велосипедчы да юлга чыга. Нәтиҗәдә руль артында 1983 елгы хатын-кыз булган "Деу Матиз" аны бәрдерә дә юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә....
-
Буада, Камышинка янында яңа светофор куйдылар
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис белдерүенчә, хәзер Әйләнеч юл белән Ефремов урамы чатында юл хәрәкәтен светофор көйләячәк. Әлеге җайланма заманча - секундомерлы, хәрәкәт рөхсәт ителгән якка уклар күрсәтә һәм җәяүле юлны аркылы чыгу вакытында да җәяүле билгесен күрсәтә.
-
Кичә Буада Вахитов урамында “Ауди” бинага килеп керде (+фото)
Район ЮХИДИ бүлекчәсе биргән мәгълүматларга караганда,"Ауди" автомобиле Космовский урамыннан барып, Вахитовка борыла. Аның йөртүчесе әйтүенчә, "иномарка" Вахитов урамыннан барганда "Канцинтерьер" кибете яныннан кинәт кенә "ВАЗ-2107" автомобиле килеп чыга. Аңа бәрелмәсен өчен "Ауди" кисәк уңга борыла.Чит ил автомобиленең тизлеге зур булган, йөртүче тормозга баскач та, автомобиль берничә метр шуып барып, Вахитов...
-
Бүген төнлә кеше үлеме белән очланган авария булды (+ фото)
Районның бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтчелегенә Алших авылының Шоссе урамы ахырында авария булу турында хәбәр Глонасс+112 системасы буенча төнге 1 сәгать 23 минутта килеп ирешә. 111 номерлы янгын частеның оператив төркеме бәла булган урынга килгәч, "ВАЗ-21074" автомобиленә идарә итүче егетнең идарәне югалтып, дамба астына әйләнеп каплануын ачыклыйлар. Йөртүче урында һәлак булган.