Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада берничә минут элек автомобиль шартлады (+фото)
Бүген көндезге 3 сәгатьләрдә шәһәрнең Вахитов урамындагы "Магнит" кибете каршында "Ниссан" автомобиле шартлады. Фаразларга караганда, әлеге машина ике газ баллоны алып бара торган булган, аның берсе шартлаган. Район үзәк дәваханәсе "Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1961 елгы автомобиль хуҗасы пешкән, ул хәзерге вакытта хирургия бүлегенә китерелгән.
-
Буа районының Күшке авылына борылу юлында ДТП: каза күрүчеләр бар (+фото)
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 июль көнне кичке 7ләр тирәсендә Күшке авылына борылу юлында юл-транспорт һәлакәте була: Ульяновск шәһәренә баручы "Рено Логан" автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, юлдан оча. Автомобиль салонында өч кеше була - 1978 елгы ир-ат йөртүче үзе, ике пассажир хатын-кыз. Алар өчеседә Казан шәһәрендә яшәүчеләр, төрле...
-
Кичә Буада 'КамАЗ' белән 'Калина бәрелеште' (фото)
Район ЮХИДИ булекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт вакыйгасы Казан-Ульяновск трассасының 105 километрында була. Казанга табан баручы "КАМАЗ" автомобиле йөртүчесе (Апас районыннан) алда бара торган "Калина"ның сулга борылуы турында сигналына игътибар итмичә, аны узарга керешә һәм бәрдерә. ДТПда "Калина" руле артындагы 18 яшьлек егет каза күрә, ул дәваханәгә озатыла.
-
Бүген төнлә Көнбатыш бистәдә ДТП булды, зыян күрүчеләр бар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнгесәгать 12ләр тирәсендә шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә авария булган. "ВАЗ-2114" автомобиле руле артына утырган 1996 елгы егет Мәктәп урамыннан зур тизлек белән барганда кинәт идарәне югалта һәм, юлның сул ягына китеп, автомобиле белән әйләнеп каплана. Автомобиль салонында 1998 елгы кыз да була. Нәтиҗәдә алар...
-
Буада юл йөрү кагыйдәсен бозучы 67 мең сум бурыч җыйган
Быел йөртүче таныклыгыннан колак кагучылар саны 6 ай эчендә 60 кешегә җыелган. Шуларның 6сы янәдән исерек килеш транспорт белән итү вакытында тоткарланган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләмәүчеләр саны да арта бара. Шәһәрдә яшәүче 1957 елгы ир-ат иң күп суммада - 67 мең сум...
-
Шәһәрнең Гагарин һәм Космовский урамнары чатына яңа светофор кайчан куела?
Район башкарма комитетының юл, транспорт торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда светофорның баганасы куелган инде. Хәзер светофорны урнаштыру буенча документларны әзерләү эшләре бара. Алар төгәлләнгәч, җәй ахыры-көз башына таба бирегә яңа светофор куелачак
-
Бүген иртән булган ДТП турында тәсфиллерәк мәгълүмат билгеле
Авариядә һәлак булучыларның һәм каза күрүче кызның барысы да Ульяновск шәһәрендә яшәүчеләр булуын язган идек инде. 1991 елы егетнең йөртүче стажы нибары бер ел булган. Һәлак булучы кызга 19, ә дәваханәгә эләгүчегә нибары 17 яшь. Һәлакәткә очраганда берсе дә иминлек каешын каптырмаган булмаган. Ә ДТПның сәбәбе тизлекне нормадан арттыру күрсәтелә,...
-
Бүген Татарстан юлларында тагын бер аяныч ДТП булды
Бүген 12 сәгатьтә Әтнә районында җиңел автомобиль йөк "Газеле" белән бәрелеште. Авария нәтиҗәсендә беренче автомобиль яна башлый. Бу хәл Әтнә - Дөбьяз юлының 6нчы километрында була. Барлык каза күрүчеләр - икесе бик каты, икесе җиңелчә пешкән хәлдә Әтнә район дәваханәсенә китереләләр.
-
Буа-Ульяновск юлында һәлакәт: ике мәет һәм бер каза күрүче (+фото)
Мондый коточкыч ДТП бүген таңда - сәгать 3 туларга 5 минутта була. Борындык станциясе тирәсендә "Лада-Приора" автомобиле руле артындагы 1991 елгы егет идарәне югалта һәм дамба астына оча. Ул үзе һәм 1996 елгы кыз урында ук һәлак булалар. Тагын бер пассажир кыз авыр хәлдә Буа район үзәк дәваханәсенә озатыла. Алар...
-
Буада “Жигули” капкага керде (+фото)
Бүген кичке 4ләр тирәсендә Ефремов урамында, үзәк мәчет каршында юл-транспорт һәлакәте булды. Ефремов урамыннан Вокзалга таба бара торган юнәлештә унберенче модельле Жигули "ятып торучы" полицейский алдына туктый. Аның артыннан зур тизлектә җиденче модельле автомобиль килә һәм алдагы машинаның артына бәрелеп юлның икенче ягындагы йортның капкасына килеп керә. Профнастил капканы бөкли...
-
Буаның яшь инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өйрәтте,(фоторепортаж)
Бүген шәһәрнең 5 номерлы мәктәбенең ЮиДчылары бәйрәм оештырды. Алар үзләренең отряды турында сөйләделәр, яшьтәшләрен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Гомәр Әхмәтҗанов, "ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева катнаштылар. Барчасына...
-
Татарстанда автомобиль күпердән очкан. Ике кеше үлгән
Кайбыч районында Кайбыч - Колангы юлында 43 яшьлек "ВАЗ-2115" автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз тизлек сайламыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм күпернең металл коймаларына килеп бәрелә. Аннары чокырга тәгәри. Нәтиҗәдә үзе һәм пассажиры һәлак булалар Икеседә куркынычсызлык каешларын эләктермәгәннәр.
-
Буа районында 18 яшьлек егет мопед белән юл кырыена очты
Бу хәбәр район полиция бүлегенә төнге икенче яртыда килеп ирешә. Район үзәк дәваханәсеннән 1998 елгы егетнең хирургия бүлегенә дәваларга салынганлыгы хакында әйтеп, полициянең кизү тору бүлегенә шалтыраталар. Егет Таковар авылы янындагы юлда барганда әйләнеп капланып, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
-
Иске Суыксу авылы янында “иномарка” фурага бөрелде
Кичә Іазан-Ульяновск трассасында, Иске Суыксу авылыннан ерак түгел урында чит ил автомобиле белөн Воронеж өлкәсеннән килгән фура бөрелешә. Йөк автомобиле Ульяновсктан Казанга кайтканда, җимерелеп, юл кырыена баскан була. Буага кайта торган "Киа" автомобиленең алгы көпчәге шартлап, автомобиль инерция буенча яртылаш әйлөнеп, фура артына килеп керө. .Ә "Киа" автомобиле Буаныкы, аның...
-
Буада шәһәр автобуслары ни өчен Моторный тукталышына кадәр бармый?
Бүген шундый сорау белән буалылар редакциягә шалтыратты. Без автобусларның соңгы тукталышка кадәр ни сәбәпле барып җитмәвен сорап, шәхси эшмәкәр Таһир Газизовка шалтыраттык. Ул моны машина төзү заводы янындагы юл ясау белән бәйле диде. Аның белдерүенчә, юлдагы ремонт эшләре бару аркасында автобуслар кире борылып китәргә урын юк, шуның аркасында аварияле хәл...