Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кырлаңгы юлында автомобиль әйләнеп капланды, каза күрүчеләр бар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген таң белән сәгать 4ләр тирәсендә Буадан 3 километр 800 метр ераклыкта, Кырлаңгы авылы юлында ВАЗ-2107 автомобиле юлда әйләнеп капланып дамбага очкан. Автомобильнең йөртүчесе һәм пассажир - 1981 һәм 1988 елгы егетләр - тән җәрәхәтләре алып дәваханәгә озатылган. Автомобиль төзәтерлек хәлдә түгел. Фото: tambov.bezformata.ru
-
Буада автомобиль юлына берьюлы сигез ЮХИДИ инспекторы чыкты (фоторепортаж)
Мондый автоинспекторлар "десанты"ны районда «Тоннель» операциясе үткәрү белән бәйле. Сигез ЮХИДИ инспекторы Ефремов урамында "Арктика" боз сараенда "төпләнеп" юлдан узучы барлык автомобильләрне дә туктаттылар. Шулай итеп җиңел автомобильләр дә, йөк төягәннәре дә, хәтта зур булмаган фуралар да бу "пост"тан алар тикшерүеннән башка уза алмадылар. Бер сәгать эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре 10...
-
Буада бүген кич "иномарка" һәм Жигули юл бүлешә алмадылар
Нәтиҗәдә шәһәрнең Ефремов һәм Казан тракты урамнары киселешендә авария булды. Ике автомобильгә дә җитәрлек зыян килде. Алдан фаразлау буенча чит ил автомобиленә идарә итүче Ефремовтан килүче автомобильгә юл бирмәгән.
-
Буалы ир-егет курсантлар автомобилен бәрдереп качкан
15 апрельдә 15 сәгать 30 минутта шәһәрнең Жорес урамында 95 йорт тирәсендә 1984 елгы "ВАЗ - 21093" хуҗасы дистанцияне сакламыйча курсатларны автотранспортка идарә итергә өйрәтүче "ВАЗ -2114"ка килеп кергән. Шуның өстенә авария ясаганнан соң ДТП урыныннан качкан. ЮХИДИ хезмәткәрләре И.не беркүпме вакыттан соң тоткарлаганнан соң, ул бу адымга курку сәбәпле...
-
Буа автобусы катнашында авария турында җентеклерәк мәгълүмат билгеле
Әлеге автобус Буа аша узучы Батыр - Казан маршруты буенча юлга чыккан булган. Батыр районында каршыга зур тизлек белән килгән "Лада Ларгус" белән бәрелүдән качып, йөртүче уңга борган һәм автобус яны белән ауган. Җәмәгать транспортының ян тәрәзәләре ватылган. Ул Буага үзе йөреп кайткан. Вакыйга урынына килгән МЧС хезмәткәрләре автобус йөртүчесенең...
-
Буаның Гагарин һәм Космовский урамнары тыкрыгында светофор яңадан эшли
Әлеге урында юл хәрәкәтен көйләүче светофор җимерелгәч, берничә ай автомобильләр агымы "баш юл", "икенчел билгеләнүдәге юл" принцибы буенча көйләнде. Шушы көннәрдә анда яңа светофор эленде. Монысы да таймер белән.
-
Буа автобусы исерек йөртүче аркасында ДТПга эләккән
Чуашстан территориясендә Буаның пассажир автобусы һәм җиңел автомобиль катнашында ДТП булган. Юл һәлакәте «Цивильск-Ульяновск-Яманчурино» автоюлының 7нче километрында була. Аек булмаган 56 яшьлек «Lada Largus» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм чак кына «VOLGABUS» автобусы белән бәрелешмичә кала. Автобус йөртүчесе уңга борып алырга өлгерә, әмма транспорт юл кырыена ава.. Нәтиҗәдә,...
-
Кичә Буа - Казан юлында ике Буа автомобиле бәрелеште
Трассаның Зур Фролово авылы янындагы участогында Казанга баручы Шевроле-Нива автомобиленең 1963 елгы хуҗасы, өйдә онытылып калган әйберен алырга дип, кире борыла. Аның артыннан килүче Опель Астра автомобиле аңа килеп бәреә. Иномаркага 1991 елгы буалы идарә иткән. Автомобильләр туза, бәхеткә каршы икесе дә исән-сау.
-
Буада җәяүлене бәрдергән урында юл билгесе куела
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең өлкән белгече Ранис Бәдретдинов сүзләренә караганда, быел шәһәрнең Р. Люксембург белән Арефьева урамнары чатында рәсми рәвештә җәүле аркылы чыгу урыны язарга җыеналар. Анда юл билгесе урнаштырылырга һәм "зебра" ясалырга тиеш. Быел шәһәр эченә барысы 138 юл билгесе куелачак. Алар барысы...
-
Яр Чаллыда күпердә эре юл һәлакәте булган (фото, видео)
Чаллы шәһәрендә күпердә ике автомобиль "сөзешкән". Бәрелү шулкадәр көчле булган ки әлеге автомобильләр башкаларына бәрелгән. Нәтиҗәдә ике кеше тән җәрәхәтләре алган. Алар дәваханәгә озатылган. Чыганак: http://www.tatpressa.ru/news/25440.html
-
"Ашыгыч ярдәм" автомобиле 11 яшьлек кызны бәрдергән (+видео)
Бүген Липецк шәһәрендә көн уртасында "Ашыгыч ярдәм" автомобиле 11 яшьлек кызны бәрдерә. Кыз әнисе белән бассейннан кайта торган булган. Көчле бәрелүдән кыз авария урыныннан берничә метрга кырыйга "очкан". Тикшерү бара. Чыганак: http://www.leninogorsk-rt.ru/the-news/item/14328.html
-
Буада ике автомобиль бәрелеште
Бүген эш көне тәмамланып килгәндә шәһәрнең Вахитов һәм Космовский урамнары тыкрыгында җиденче һәм ундүртенче модельле автомобильләр бәрелеште. Авария Вахитов урамыннан килүче җиденче модельле автомашинаның Космовский урамына борылганда ундүртенче маркалы автомобильне уздырмавы аркасынжа килеп чыкты.
-
Синоптиклар киңәше: буалы автомобиль йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне кайчан салдырырга?
Кимендә ике атнада әле җәйге көпчәккә күчәргә кирәкми. Россиянең Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд әйтүенчә, агымдагы атнада җылы һава торышы 25 мартта көтелә, ә ял көннәрендә кискен салкынайтачак. Аннан соң һава температурасы көндез -1дән -3кә кадәр, төнлә -5тән -10га кадәр булачак. Синоптиклар фаразлавынча, апрель уртасында гына +10 градус җылылык булачак....
-
Язгы каникуллар башланды. Юлларда сак булыгыз!
17 марттан 31енә кадәр мәктәпләрдә язгы каникуллар. Бу чорда урамда йөрүче балалар күбәячәк. Ә автомобильчеләргә юлларда уялыкны икеләтә-өчләтә арттырырга кирәк булачак. Күпме чара күрелсә дә, республикада балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте торышы киеренке кала. Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашында 77 ДТП теркәлде, аларда 2 бала үлде, 85е җәрәхәтләнү...
-
Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары тыкрыгында булган ДТПны видеокамера яздырган (видео)
Шәһәрнең Р. Люксембург һәм Арефьев урамнары киселешендә "Лада Гранта" һәм "Mitsubishi" автомобильләре катнашында булган ДТП хакында язган идек. Анда "Лада" Арефьев урамыннан килеп, туктап тормыйча Р. Люксембургка килеп чыга һәм чит ил автомобиле белән бәрелешә. Видео: http://www.youtube.com/watch?v=6bEDA5Iptbc