Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада ике айда балалар катнашында 4 ДТП: бер үсмер үлде, 3се җәрәхәтләнде
Быелның ике аенда районда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 4062 очрагы теркәлде. 8 ДТП булды. Аларда 1 кеше үлде, 7се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Әлеге 8 юл һәлакәтенең 4се балалар катнашында. Анда бер үсмер үлде, 3се җәрәхәтләнде. Узган елның тиңдәш чорында балалар катнашында 3 авария булган иде. Анда 3 бала...
-
Шәһәрнең Р. Люксембург урамында булган ДТПда кем гаепле?
Кичә шәһәрнең Р. Люксембург һәм Арефьев тыкрыклары киселешендә "Лада Гранта" һәм "Mitsubishi" автомобильләре катнашында булган ДТПда 1961 елгы "Лада" руле артына хатын-кыз гаепле булу ачыкланды. Ул Арефьев урамыннан килеп, туктап тормыйча Р. Люксембургка килеп чыга. Нәтиҗәдә 1995 егет йөрткән чит ил автомобиленә килеп бәрелә. Авариядә "Лада Гранта" хуҗасы дәваханәгә мөрәҗәгать...
-
Бүген шәһәрнең Р. Люксембург урамында ДТП булды (видео, фото)
15 мартта 15 сәгатьләрдә шәһәрнең Р. Люксембург белән Арефьев урамнары киселешендә "Лада-Гранта" белән чит ил автомобиле бәрелештеләр. Бәрелүдән икесе дә тротуарга менеп киттеләр. Автомобильләрнең икесенә дә сизелерлек зыян килде, каза күрүче кешеләр юк.
-
Буада светофорда ДТП булды
Шәһрнең Ефремов белән Вахитов урамнары киселешендә "Киа Ситара" "Шеврале Нива"га килеп бәрелә. ДТП кич унынчы яртыда була. Юл патруль хезмәткәрләре килеп җиткәнче әлеге урында автомобильдән "бөкеләр" хасил булды.
-
Буада авария урыныннан качкан автомобиль хуҗасы тоткарланды
10 мартта шәһәрнең Ефремов урамында ике чит ил автомобиле катнашында булган ДТП урыныннан "Мазда-6" автомобиле йөртүчесе качкан иде. Аның автомобилен юл-партуль хезмәткәрләре Б. Хмельницкий урамыннан таптылар. Икенче көнне кич инспекторлар автомобиль хуҗасын да эләктерделәр. Буалы ир-ат авария урыныннан качу сәбәбен "страховкасы" булмау белән аңлаткан. ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, аңа страховкасыз...
-
Буада йөртүче автомобиле белән ДТП урыныннан качкан
10 мартта шәһәрнең Ефремов урамындагы 133 номерлы йорт каршында "Мазда-6" белән "Опель" маркалы чит ил автомобильләре бәрелешәләр. "Мазда-6" йөртүчесе көтмәгәндә ДТП урыныннан качып китә. Вакыйга урынына килеп җиткән юл-патруль хезмәтчелеге инспекторлары аны эзли башлыйлар. Һәм беркүпмедән соң, шәһәрнең Б. Хмельницкий урамыннан автомобильне табалар. Йөртүче үзе урында булмый. Хәзер аны эзләү...
-
Буаның Казан Тракты урамындагы чокырда автомобиль көпчәкләрсез кала
10 мартта көндез шәһәрнең Казан Тракты урамыннан баручы "Лада Приора" автомобильенең алгы көпчәкләре асфальтта хасил булган һәм язгы су белән тулган чокырга кинәт төшеп китә һәм шартлый. 1979 елгы ир-ат идарә иткән автомобиль шул рәвешле ике көпчәге дә шартлаган килеш утырып кала.
-
Буада исерек йөртүчене тоткарладылар
Район ЮХИДИ бүлекчәсе экипажы иртән шәһәрдә "Шеврале Авео" автомобиленә идарә итүче шикле йөртүчене туктаталар. 1974 елгы ир-ат йөртүче үзенең алкоголь кулланып руль артына утыруын таный. Аңа бер ел ярымга йөртүче таныклыгыннан колак кагарга туры киләчәк.
-
Буа урамында авариягә очраган автомобильне эвакуатор белән алып киттеләр (+фото)
Бүген көндез шәһәрнең Космовский һәм Ленин урамнары кисешкән урында чит ил автомобиле белән "ВАЗ" автомобиле бәрелештеләр. ДТПда йөри алмаслык хәлгә килгән автомобильне эвакуатор белән алып киттеләр. Транспорт хәрәкәте интенсив булган тыкрыкта "бөкеләр" хасил булды. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
-
Буада ир-ат ЮХИДИ инспекторларына ялган йөртүче таныклыгын күрсәткән
Быел гыйнвар аенда кичке 6 сәгать 15 минутта тирәсендә "Honda Insight"автомобилен идарә итүче ир-атны Казан-Ульяновск трассасының 103 километрында ЮХИДИ инспекторы туктата. Ул аңа башка кеше исеменә рәсмиләштерелгән ялган "права" күрсәтә. Әлегә кадәр ир-ат йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. Шәһәр прокуратурасы әлеге фактны тикшереп, эшне Буа җәмәгать судына җибәрде.
-
Буада автомобиль юлына берьюлы алты ЮХИДИ инспекторы чыкты (фоторепортаж)
Мондый автоинспекторлар "десанты"ны районда «Тоннель» операциясе үткәрү белән бәйле. Алты ЮХИДИ инспекторы Ефремов урамында "Арктика" боз сараенда "төпләнеп" юлдан узучы барлык автомобильләрне дә туктаттылар. Шулай итеп җиңел автомобильләр дә, йөк төягәннәре дә, хәтта зур булмаган фуралар да бу "пост"тан алар тикшерүеннән башка уза алмадылар. Бер сәгать эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре 5...
-
Буаның Гагарин һәм Ефремов урамнары чатындагы светофорлар нигә алынды?
\Моңа кичәге ДТП сәбәпче булды. Гагарин урамыннан светофорның яшел утына хәрәкәтләнгән "КамАЗ" автомобиле светофорларга тоташкан кабельгә зыян китергән. Әлеге берничә светофор кабельгә тоташканлыктан, аларның барысы да эшләүдән туктаган. Светофорлар, 2-3 ай дәвамында ремонт үткәрелгәч, урыннарына яңадан куелачак.
-
Йөртүчеләргә “ташламалы вакыт” биреләчәк
Киләсе ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата закон "йомшара" - йөртүче штрафын 20 көн эчендә түләсә, аңа бурыч суммасының яртысы кичерелә. Ләкин барысына да түгел. Яңалык Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 бүлеге белән көйләнәчәк. Документта әйтелгәнчә, 50 процент ташлама штрафлыларның барысына да бирелми. Дәүләт...
-
Буада “Игътибар, балалар!” профилактик акциясе тәмамланды
Аның барышында 100дән күбрәк кагыйдә бозу факты күзәтелде. Балаларны автоутыргычсыз йөртүнең 65, яше җитмичә велосипедка утыруның 18, җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы теркәлде. Яшь җәяүлеләргә "Стоп-карточка"лар тутырылды. Балаларына тиешле игътибар бирмәгән 9 әти-әни Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылды.
-
Буада 7 яшьлек бала ДТП да зыян күрде
30 августта көндезге 1 сәгатьләр тирәсендә шәһәрнең Напольная урамы 39 йорт каршында 2008 елгы ир-бала кинәт автомобиль юлына чабып чыга. Узып баручы 1948 елгы "Лада-Калина" автомобиле хуҗасы аны күреп алып, тормозга басса да бала өлешчә зыян күрергә өлгерә. "Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул баш мие селкенеп һәм маңгае...