Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген иртәнге ыгы-зыгыда Буада ДТП булды
Р. Люксембург урамыннан килүче "Рено Логан" Арефьев урамынна чыгучы уникенче модельле "Жигули" белән бәрелеште. Дөрес, ДТПда автомобильлләрнең икесе дә зур зыян күрмәде. Әмма эш шунда - бу авариядә Р. Люксембург буенча баш юлдан килүче чит ил автомобиле гаепле. Чөнки Арефьефтан килүче юлда баш юлга чыкканда "Юл бир" билгесе тормый. Нәтиҗәдә...
-
Буада Ефремов һәм К. Маркс урамнары киселешендә ике җәяүлене бәрдерделәр
Өч көн элек кенә Карлы авылы урамындагы авариядә 35 яшьлек ир-ат һәлак булды. 9 май кичендә исә 1980 елгы әни һәм аның 5 яшьлек улы унынчы модельле "Жигули" көпчәге астына эләктеләр. Каза күрүчеләрне тиз арада дәваханәгә озаттылар. Шөкер, алар исән. Әни кешенең баш сөяге-ми җәрәхәте алуы билгеле. Бу хәл 22...
-
Буада ЮХИДИ бүлекчәсе ишегалдында “Имин тәгәрмәч” район конкурсы узды (фото)
Районның 24 мәктәбеннән килгән яшь инспекторлар бәйгенең 5 төрендә көч сынаштылар. Ярышларга старт бирелүгә аларның Бер өлеше юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан алучы инспектор Рамил Абянов, икенчеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынаучы инспектор Наил Гайнуллин янына йөгерделәр. Инспекторлар Рәис Хәсәнов, Александр Маляшов җитәкчелегендә узучы "Тыкрык", фигуралы йөртү бәйгеләре...
-
Буаның Ефремов урамында “иномарка”лар бәрелеште
Узган атна ахырында шәһәрнең Ефремов урамында, «Ромашка" балалар бакчасыннан ерак түгел урында ике чит ил автомобиле бәрелеште. "Иномарка"ларның берсе хәтта әйләнеп капланды.
-
Яңгырда да, карда да юлда дөрес йөрергә
"Куркынычсызлык фаразы" бөтенроссия социаль кампаниясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә чаралар уза. Чираттагысы шәһәрнең "Йолдызкай" балалар бакчасында үтте. Бирегә йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, ә төрле һава торышында юлларда саклык чараларын күрү буенча да җитәрлек белем үзләштер-гәннәр. Моның шулай икәнен кунакка килгән Яңгыр апалары сынады. Аның сорауларына җавап бирү...
-
Каникуллар имин узсын
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юлларда сак булырга чакыра. Хәрәкәт полосасында уйнау, юлны тиешле урында аркылы чыкмау һәм башка юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шулай ук ата-аналарга да балаларына карата игътибарлы булу сорала. Сабыйларны транспортта автоутыргычларда йөртү газизегезнең иминлек гарантиясе. Өлкәннәрнең балаларына юл...
-
Җәяүлене бәрдерделәр
ҖӘЯҮЛЕ АВЫР ДӘРӘҖӘДӘГЕ ТӘН ҖӘРӘХӘТЛӘРЕ алды узган атнада Иске Суыксу авылында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә. Буага баручы "Лада Гранта" автомобиленә бәрелгән 1988 елгы исерек ир-атның җәяүле аркылы юлны чыгу урыныннан чыкмавы билгеле. ДТПда кем гаепле булуын тикшерү ачыклаячак.
-
“Бала – төп пассажир!”
"Бала - төп пассажир!" прфилактик акциясе бара. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның автотранспортта ничек йөртелүләренә игътибарны көчәйтәчәкләр. Баланы автоутыргычсыз алып баручылар җәзасыз калмаячак. Акция 31 марткача дәвам итә. Фото http://iselis.clan.su/news/2013-07-16 сайтыннан алынды.
-
Светофориягә сәяхәт
"Яшел ут" республика конкурсының район этабы бара. Аның кысаларында барлык балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чаралар уза. Чираттагысы "Чишмә"дә булды. Төрле юл билгеләре, светофорлар, уенчык автомобильләр, автобуслар куелган, җәяүле юлны аркылы чыгу урыннары ясалган зал кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтте ул көнне. Балалар алдында юл йөрү кагыйдәләре буенча җитди...