Ышаныч һәм иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буада мотоблок “Лада Веста”ны узып киткәндә ДТП килеп чыккан (+фото)
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада шәһәрнең К.Зыятдинов урамының 11 номерлы йорты каршында юл-транспорт һәлакәте була.
-
Буалылар, йөртүче таныклыгы алу, алмаштыру, теркәүнең иң кыска юлын сайлагыз
Әлеге портал аша дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама да каралган.
-
Буада велосипедчы басып торган автомобильгә килеп кергән һәм яраланган (+фото)
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу юл-транспорт һәлакәте 27 сентябрь көнне кичке 4нче яртыда була.
-
Апастан килгән исерек йөртүчене Буада “эләктергәннәр”
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, күптән түгел 29 яшьлек ир-атка исерек килеш кабат руль утырган өчен беркетмә тутырылган. Аның “Деу Нексия” автомобилендә Апастан Буага килүе булган.
-
Бер мең сум штраф өчен буалы йөртүче арестка алынды
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, 1976 елгы ир-ат иминлек каешын эләктермәгән өчен бер мең сум штрафын озак түләмәгән. Ул суд карары буенча биш тәүлеккә арестка алынган.
-
"19 сентябрьдә аңа 19 яшь тулган булыр иде"
Казанда тагын бер җәяүле кызны бәрдерделәр. 1 майда Җиңү проспекты һәм Мәүлетов урамнары чатындагы авариядә 18 яшьлек кыз һәлак булды. Кызны бәрдереп авария урыннан качып киткән шофер бернәрсә дә хәтерләмәвен әйтә. Аны Казанның Идел буе районының җәмәгать суды участогына алып килделәр. Әмма судья административ эшне туктатты. Суд залыннан “Татар-информ” репортажы.
-
Бүген Буа районында биш автомобиль катнашында ДТП булды. Каза күрүчеләр бармы? (+видео)
Буа – Яльчек трассасында, Кайбыч авылы янында бүген иртәнге якта килеп чыкты әлеге юл-транспорт фаҗигасе. “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.
-
22 февральдә Казан-Ульяновск трассасында ДТПда һәлак булучы турында мәгълүмат билгеле
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 февральдә кич Ульяновск-Казан трассасының 44нче километрында җәяүле 1986 елгы ир-егет автомобиль көпчәге астына эләгеп, алган яраларыннан шунда ук җан биргән. Фаҗига урынында бу көнне трассада кизү торучы ЮХИДИ бүлекчәсенең 9-196 номерлы экипажы эшли. Рәсми мәгълүматларга караганда, һәлак булган җәяүле трассадан үзе генә Казан...
-
Бүген ЮХИДИ инспекторлары Буа автомобильчеләрен нинди сәбәп аркасында туктаттылар (фоторепортаж)
Бүген шәһәрдә район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары "Тоннель" профилактик операциясен уздырдылар. "Арктика" боз сарае каршында юлдан узучы барлык автотранспортны туктаттылар. Бер сәгать эчендә инспекторлар укылмый торган дәүләт номеры һәм иминиятләштерү полисының срогы чыгуы, берәр иминлек каешын каптырмау һәм тонировкалау фактлары буенча беркетмәләр тутырдылар.
-
Казан ЮХИДИ инспекторлары “Toyota Land Cruiser”да исерек хәлдәге буалы җитәкчене тоткарлаганнар
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күптән түгел Буада Казанның ЮХИДИ инспекторлары эшләп киткән. Алар район эчке эшләр бүлеге каршында "Toyota Land Cruiser" автомобиле белән идарә иткән буалы җитәкчене туктаталар. Тикшерү барышында ир-атның исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата беркетмә тутырылган. фото: drive2.ru
-
Кичә Буада исерек йөртүче ДТП ясады, зыян күрүче дәваханәгә озатылды (фоторепортаж)
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә Буага Ульяновск шәһәреннән 1989 елгы йөртүче килә. Ул 12нче модельле Жигули белән исерек һәм "права"сыз юлга чыккан була. Шәһәрдә Гагарин урамыннан барганда, светофорның кызыл утына чыгып, Р. Люксембургтан чыккан Жигулига килеп бәрелә. Нәтиҗәдә соңгысының йөртүчесе тән җәрәхәтләре алып дәваханәгә озатыла. ДТП ясаган егет...
-
Буада ДТП: “иномарка” светофорның тыючы сигналына “чыкты”
Бүген берничә минут элек шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары киселешендә юл-транспорт вакыйгасы булды. Вахитов урамы буйлап (район эчке эшләр бүлеге бинасы ягыннан) килүче "Киа" светофорның кызыл сигналына игътибар итмичә хәрәкәтне дәвам итеп, Карлы авылы ягыннан Ефремов урамы буйлап килүче "Җигули"га килеп керә. Нәтиҗәдә "ВАЗ-2107" автомобиленә шактый зыян күрә. Салонда утырган...
-
Буадан ерак түгел автомобиль әйләнеп капланды (+фото)
Бу хәл бүген иртән Ульяновск - Казан трассасында Буадан Казанга табан 10 километр ераклыкта була. 1996 елгы хатын-кыз идарә иткән "Шевроле" автомобиле, йөртүченең идарәне югалтуы аркасында, юл читенә төшеп каплана. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җиткәндә йөртүче һәм пассажир хатын-кыз автомобильдән мөстәкыйль рәвештә чыккан булалар, зыян күрмиләр. Коткаручылар...
-
Буаның Мөхәммәдов урамында исерек йөртүчене эләктергәннәр
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә көндезге 3ләр тирәсендә шәһәрнең Көнбатыш бистәсенең Мөхәммәдов урамында "ВАЗ-2112" автомобилен туктаталар. Аның 1967 елгы йөртүчесе исерек була, моны медицина тикшерүе дә раслый. Инспекторлар аңа карата беркетмә тутырдылар.
-
Зур Фролово авылы янында тагын ДТП булды. Каза күрүчеләр дә бар (+фото)
Кичә кичке якта анда өч җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. "Лексус" автомобиленә идарә иткән 1983 елгы хатын-кыз каршы як хәрәкәт юлына чыга һәм "Лада Гранта" һәм "Мерседес" автомобильләре белән бәрелешә. Өч автомашина да зыян күрә. Ә аларда булган 5 кешенең икесе - 1984 һәм 1957 елгы пассажирлар район үзәк...