Җурналистларның максаты киләчәктә авыл балалары арасында талантларны барлап, аларны үстерү, район сәхнәсенә алып чыгу, халыкка таныту. Шул рәвешле иҗат коллективлары газета һәм телетапшырулар өчен геройлар да эзләү максатын куйды. Тагын бер нәрсә бар - киләчәктә укучылар арасыннан оста каләм тибрәтүчеләрне, телевидение өлкәсендә таланты булган үҗәт, җор телле күрү, аларга әлеге...
Җурналистларның максаты киләчәктә авыл балалары арасында талантларны барлап, аларны үстерү, район сәхнәсенә алып чыгу, халыкка таныту. Шул рәвешле иҗат коллективлары газета һәм телетапшырулар өчен геройлар да эзләү максатын куйды. Тагын бер нәрсә бар - киләчәктә укучылар арасыннан оста каләм тибрәтүчеләрне, телевидение өлкәсендә таланты булган үҗәт, җор телле күрү, аларга әлеге һөнәрне сайларга булышу. Бүген җиңел кулдан район газетасы редакторы Гакыйл Камалетдинов очрашуны җирле гармунчыларыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре. Фәрит Садриев һәм Илдар Нуруллин белән бергә Аксу урта мәктәбеннән башладылар. Ике сәгатькә барган очрашу вакытында алар гармун төймәләренә баса белүчеләр, шигырь, җыр осталары булуын ачыкладылар. Киләчәктә элемтәләрне тагын да ныгытырга сүз куештылар. Мондый чаралар киләчәктә район авылларының башка мәктәпләрендә зуррак аудиторияләр белән үткәреләчәк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев