Буаның 1183 номерлы сайлау участогында сайлаучылар активлык күрсәтә
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның 1183 номерлы сайлау участогында сайлаучылар активлык күрсәтә

Шәһәрнең 2 номерлы лицей базасында урнашкан сайлау участогында аның ишекләре ачылганчы ук сайлаучылардан чират хасил булган.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Әлфия Мөлекова мәгълүматына караганда,18 сентябрьгә иртәнге 9 сәгатькә инде 90 кеше тавыш бирергә өлгергән. Ә 10 сәгать 25 минутка бу сан 130га якынлашты.  

- Барысы да тәртип белән бара. Сайлаучылар актив, кеше килеп тора, - диде ул.


Нет комментариев