Ниһаять, Арефьев урамының Ефремовтан алып өскә табан өлешендә дә юлларга асфальт җәелә башлады. Бүген иртән әлеге урамнан узучы автомобильчеләр үз күзләренә үзләре ышанмаганнардыр, чөнки якшәмбе кичендә генә иске, чокырлы юллардан йөрделәр. . "Волгодорстрой" оешмасы юлчылары эшне кичке 17 сәгатьтән генә башладылар. 22 сәгатьтә 50 метрга якын арага шома юл бар...
Ниһаять, Арефьев урамының Ефремовтан алып өскә табан өлешендә дә юлларга асфальт җәелә башлады. Бүген иртән әлеге урамнан узучы автомобильчеләр үз күзләренә үзләре ышанмаганнардыр, чөнки якшәмбе кичендә генә иске, чокырлы юллардан йөрделәр. . "Волгодорстрой" оешмасы юлчылары эшне кичке 17 сәгатьтән генә башладылар. 22 сәгатьтә 50 метрга якын арага шома юл бар иде инде. Бүген, дүшәмбе киченә, эшне төгәлләргә исәплиләр юлчылар.
Автомобильчеләр өчен тагын бер сөенче: шәһәрнең Совет урамындагы үтә дә куркыныч хәлгә килгән юлларда да асфальт салу башланды. Хәзерге вакытта вокзалдан алып "МСО" бинасына кадәр тигез асфальт юл ясалды.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев