Алар илле ел бергә. Әллә илле ел, әллә илле көн, дигәндәй, хәтта беренче очрашу да хәтерләрендә әле.

Татьяна Александровна яңа гына Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлеген тәмамлап, кая барырга дип баш ватканда параллель курс егете Таняның башын әйләндереп куя: “Әйдә Буага! Ул яшь, матур, яшел шәһәр!”. Ничә йөз километр ара узып килгән кызны агач вокзал, тузанлы урамнар каршылый. Эх, курсташ, син сөйләгәннәрнең эзе дә юк бит монда, әмма куркып кире борылу Зәй кызы холкында түгел. Мәгариф бүлегендә белгечне яңа ачылган “Аленушка” балалар бакчасына музыкаль хезмәткәр итеп эшкә билгелиләр, ә өстәмә рәвештә сәнгать мәктәбенә эшкә керә. Фортепиано дәресләре алып бара. Коллегалар тулай торактан урын юллап бирәләр. Бервакыт яңа салынган РДКга дискотекага баралар кызлар. Җәяү кайтканда үзе артында кемнеңдер “авыр” атлавын тойган Таня, куркып, алда баручы егетне култыклап ала: “Әйдә, бергә кайтыйк әле, минем арттан кемдер килә, куркам”, ди. Кем уйлаган шушы очраклы “коткаручысы” язмышы булыр, дип. Армиядән яңа кайткан, елмаеп торган коңгырт күзле егет мондый форсатны кулдан ычкындырамыни?! Кинога чакыра кызны. Шуннан ике арада эчкерсез дуслык башлана. Егетнең гаҗәп итәгатьле булуы, матур мөнәсәбәте кызны тәмам әсир итә. 1975 елның декабрендә Татьяна һәм Виктор гаилә коралар.

- Тормышта төрлесе булды, әмма хатыным авырлыклардан сыгылмады. Аңарда шундый ныклык бар. Ул бик ышанычлы кеше, - ди Виктор Иванович.
Виктор Иванович, менә-менә фатир бирерләр, дип көтә-көтә берничә эш урынын алмаштыра. Ниһаять, соңгы эш урынында – район электр челтәрләрендә хезмәт куйганда хыялына ирешә. Бүген алар шушы иркен фатирда икәү олыгаялар. Бер-берсен кадерләп, саклап яшиләр.
Балаларның хәзер үз тормышлары. Куриннойларда алар икәү, хәзер ике оныклары бар. Уллары һәм киленнәре шушы урамда ук яшиләр. Кызлары Казанда. Балалар, оныклар туган ояга еш кайталар, булышалар. Татьяна Александровна аларны әйдә пешкән бәлешләр белән сыйлый. Оныклар бигрәк тә әбиләре элеккеге рецепт белән әзерләгән тортны ярата.


Татьяна Александровна әле шигырьләр язарга һәм “Родник” ветераннар хорында җырларга да өлгерә. Виктор Иванович, бик яратып, хатыны кулы белән чигелгән картиналарны да күрсәтте миңа. Чыннан да, хәләленең куллары “алтын”: тегү, дисеңме, бәйләүме, тәмле итеп пешерүме. Ире аның осталыгын бик югары бәяли.


- Беләсезме, парлап яшисе килә, һәр таңны бергә аттырасы, без бүген бер-беребез өчен тагын да кадерлерәк була барабыз. Хәзер безгә бөтен әйбер җиткән, бары тик сәламәтлек кенә кирәк, - ди Татьяна Александровна. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Сөбханалла, илле ел бергә торгач та, бер-береңә карата шундый хөрмәт саклау, ярату, бу бит, бер сүз белән әйтсәң, бәхет!

Илле ел, дигәннән быел Гаилә көне уңаеннан район ЗАГС бүлегенә бәйрәмгә чакыру алу Куриннойлар өчен көтемәгән бүләк булган.
- Без бу кадәр зурларлар, дип уйламадык та. Район җитәкчелеге дә бар иде, үзем 36 ел эшләгән “Аленушка” балалар бакчасы нәниләре дә чыгыш ясады, бакча мөдире Татьяна Владимировна да килгән, район мәгариф идарәсеннән дә, ветераннар оешмасыннан да килеп котладылар. Матур җырлар бүләк иттеләр. Шулхәтле күп җылы сүзләр ишеттек, бик-бик канәгать калдык, - ди Татьяна Александровна. Ә минем бу сүзләргә каршы бер генә фикер әйтәсем килә – сез моңа бик лаек!
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Нет комментариев