Бу атнада Буа районында структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән планлы киңәшмә узды.
Игътибар үзәгендә административ комиссия һәм финанс-бюджет палатасы эшчәнлеге нәтиҗәләре булды.
Безнең район — безнең уртак йортыбыз.
Аны чын-чынлап уңайлы һәм матур итү өчен барыбыз да бергә тырышырга тиеш:
Машина кую: автомобильләрне яшел зоналарда калдырмагыз. Бу газоннарны боза һәм төзекләндерү эшләренә комачаулый.
Чисталык: ишегалларында һәм йорт яны территорияләрендә тәртип саклагыз.
Җыештыру: коры куакларны, яфракларны һәм чүпне вакытында җыештырып торыгыз.
Салымнар буенча мөһим искәртү:
2025 ел өчен мөлкәт салымнарын 2025 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк. Моны теләсә кайсы уңайлы ысул белән башкарырга мөмкин:
* «Госуслуги» порталы аша;
* Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисында;
* банкларның мобиль кушымталары аша.
Вакытында түләү пенялар исәпләнүдән котылырга һәм бюджет каршындагы бурычларны вакытында үтәргә ярдәм итәчәк.
Нет комментариев