"Байрак" газетасы редакциясенә Сабантуй мәйданында авыш колгадан уңайсыз сикергән һәм "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән район үзәк дәваханәсенә алып кителгән баланың хәлен сорап шалтыратучылар күп. Дәваханә травматологы Камол Тилабалдиевтан белештек: аның умыртка баганасынаң бил өлеше бәрелгән дип фаразлана. Әлегә ул дәваханәдә һәм тикшерү үтә. Ә батуттан егелып иңбаш сөяге сынган шулай...
"Байрак" газетасы редакциясенә Сабантуй мәйданында авыш колгадан уңайсыз сикергән һәм "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән район үзәк дәваханәсенә алып кителгән баланың хәлен сорап шалтыратучылар күп. Дәваханә травматологы Камол Тилабалдиевтан белештек: аның умыртка баганасынаң бил өлеше бәрелгән дип фаразлана. Әлегә ул дәваханәдә һәм тикшерү үтә. Ә батуттан егелып иңбаш сөяге сынган шулай ук 10 яшьлек кыз балага гипс салганнар һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев