Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ЮХИДИ бүлекчәсендә имтиханны порталда теркәлеп кенә биреп була

Хәзер транспортны теркәү, имтихан, "права" алу өчен чиратка язылуларны бары дәүләт хезмәт күрсәтү порталында теркәлеп кенә башкарып булачак. Бу таләп барлык район халкына кагыла. ЮХИДИ бүлегенә йомышы төшкән һәр кеше озакка сузмыйча дәүләт хезмәтләре күр-сәтү порталында, идентификацияләүнең һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлергә тиеш. Моның өчен гражданга паспортын, иминиятләштерү таныклыгын...

Хәзер транспортны теркәү, имтихан, "права" алу өчен чиратка язылуларны бары дәүләт хезмәт күрсәтү порталында теркәлеп кенә башкарып булачак.
Бу таләп барлык район халкына кагыла. ЮХИДИ бүлегенә йомышы төшкән һәр кеше озакка сузмыйча дәүләт хезмәтләре күр-сәтү порталында, идентификацияләүнең һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәлергә тиеш. Моның өчен гражданга паспортын, иминиятләштерү таныклыгын (СНИЛС) үзе белән алып, шәһәрнең Космовский урамындагы 108 "Г" йорт адресы буенча урнашкан күп-функцияле үзәккә барырга кирәк булачак. Ул биредә әлеге документларның, ке-сә телефонының номерларын кертеп, теркәлергә, пароль алырга, аннан шу-шы пароль ярдәмендә дәү-ләт хезмәт күрсәтү порталында да (gosuslugi.ru) теркәлергә тиеш. Киләчәк-тә порталда теркәлмәүчеләр район ЮХИДИ бүлекчәсенә имтиханга кертелми башлаячаклар. Әлегә бу яңалык йөртүче таныклыгы алырга теләүчеләргә (шул исәптән "права"ны алдырып, кабат имтихан биреп алучыларга да) генә кагыла.
- Киләчәктә район ЮХИДИ бүлекчәсендәге барлык дәүләт хезмәт күрсәтү төр-ләре дә әлеге тәртиптә башкарылачак. Боларга транспорт чараларын тер-кәү, күчереп теркәү, тер-кәүдән алдыру һәм башка хезмәт күрсәтү төрләре керәчәк. Бердәм портал аша электрон заявка биреп теге яки бу дәүләт хезмәтен алуы бик уңайлы: кеше үзе теләгән вакытны сайлый ала, озын чиратлардан котыла,- ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу-теркәү бүлекчәсе начальнигы Илдар Гыймалетдинов.


Людмила ГОНДЖУА, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең Буа филиалының бүлек начальнигы:
-Татарстанда күпфункцияле үзәкләр оешканлыктан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең төрләре дә артты. Шул исәптән шәхесне раслау - ЕСИА буенча да. Үзәктә һәркем әлеге системага теркәлеп беренче тапкыр пароль ала, онытса, яңадан "торгыза" ала. ГИБДД линиясе буенча әлеге пароль автотранспортны теркәү, имтиханга керү, йөртүче таныклыгын алу, алмаштыру һәм штрафлар турында белер өчен кирәк. ЕСИАга теркәлеп, пароль алыр өчен безгә көнгә уртача 10лап кеше килә. Шул исәптән күрше районнардан да.
Марат ӘБДЕЛХАКОВ, 49 яшь:
- Мин 20 гыйнвар көнне порталга теркәлеп, йөртүче таныклыгымны алмаштырып киттем. Бик уңайлы. Биш минут эчендә теркәделәр дә, үземә уңайлы вакытта ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп, "права"ны алыштырдым. Башкаларга да тәкъдим итәм, чират торып азапланмасыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев