Буада йөзләгән укучы флэшмобта  катнашты
Кичә, бүген, иртәгә

Буада йөзләгән укучы флэшмобта катнашты

8 майда 15 сәгатьтә Ял үзәге каршында бөтенроссия иҗтимагый-сәяси акциясе кысаларында шәһәр уку йортлары укучылары флешмобта катнаштылар. Һәр мәктәп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгыш әзерләгән. Әлеге акциянең көтелмәгәнчә җанлы һәм зур активлык белән үтүен белдерде оештыручылар. Катнашучыларны Буа районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район хәрби...


8 майда 15 сәгатьтә Ял үзәге каршында бөтенроссия иҗтимагый-сәяси акциясе кысаларында шәһәр уку йортлары укучылары флешмобта катнаштылар. Һәр мәктәп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгыш әзерләгән. Әлеге акциянең көтелмәгәнчә җанлы һәм зур активлык белән үтүен белдерде оештыручылар. Катнашучыларны Буа районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин сәламләде.
Әлеге акциягә "Челтәр компаниясе" яшьләре "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт" автоузышы кушылды. Алар флаглар кадап, автомобильләрдә шәһәр урамнарын әйләнделәр



Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


8 майда 15 сәгатьтә Ял үзәге каршында бөтенроссия иҗтимагыйсәяси акциясе кысаларында шәһәр уку йор...

Нет комментариев