Буалы Айрат Шарапиевның хәрби музее
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Айрат Шарапиевның хәрби музее

Буалы Айрат Шарапиев ун елдан артык инде хәрби формалар, көнкүреш әйберләре һәм ил тарихы белән бәйле төрле артефактлар җыя.

Бүген аның коллекциясендә Бөек Ватан сугышы чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге чорны үз эченә алган күпсанлы экспонатлар бар.

Импровизацияләнгән музей бинаның икенче катында урнашкан. Баскычтан ук килүчеләрне төрле еллардагы хәрби форма кигән манекеннар каршы ала. Һәр комплект — зур тарихның бер өлеше, ә күп кенә экспонатлар артында конкрет кешеләрнең язмышы тора.
— Мин үзем бабамны хәтерләмим, ул хакта бары тик әти-әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, Көнигсбергны алганда пулемет дзотын юк иткән, моның өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Минем коллекциядә аның кебек солдатлар кигән форма бар. Хәрби экспонатлар җыярга мин нәкъ менә аның турындагы истәлекне саклап калу теләге белән тотындым, — дип уртаклашты Айрат Шарапиев.

Коллекция Айрата Шарапиева. Фото Л. Котельниковой

Айрат Шарапиевның хәрби атрибутикага кызыксынуы күп еллар элек барлыкка килгән. Бер тапкыр мавыгып киткәч, ул туктала алмаган һәм бүгенге көнгә кадәр коллекциясен тулыландыруны дәвам итә. Әфганстаннан, Чечнядан һәм хәзерге кайнар нокталардан кайткан хәрбиләр аңа үзләренең форма комплектларын тапшырганнар. Солдат киеме комплектларын коллекционерга Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәттуллин да бүләк иткән.

Җыентыкта сирәк очрый торган һәм эксклюзив экспонатлар аерым урын алып тора. Алар арасында — революция чоры диңгез пехотачысы формасы, 1936 елгы очучы формасы, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы СССР Юл элемтәсе халык комиссариаты һәм СССР Эчке эшләр халык комиссариаты хезмәткәрләренең киемнәре бар. Коллекцияне шул чордагы танкист һәм санитарка формалары тулыландыра.

Коллекция Айрата Шарапиева. Фото Л. Котельниковой

Музейда бары тик хәрби мундирлар гына түгел. Монда тимер каскалар, баш киемнәре, флягалар, төрле тарихи чорларда кулланылган корал һәм җиһаз үрнәкләрен дә күрергә мөмкин.


Нет комментариев