Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, онытмадыгызмы, бүген Ял үзәгендә Айрат-Анжей концерты

Буалылар, онытмадыгызмы, бүген Ял үзәгендә Айрат-Анжей концерты

Тәтеш районында яшәүче егетнең һәр көнне авырулары белән көрәшеп яшәве, аягында протез булуы, бер күзе күрмәве, инде икенче күзенә дә операция кирәклеге турында хәбәр иткән идек. Егет бар газапларын читкә куеп, искиткеч матур җырлар яза, аларны үзе башкара. Шулар белән ул булачак операциягә акча эшләргә дә карар кылган. Игелекле кешеләр ярдәме белән концертлар куя. Бүген, 19 мартта, 19 сәгатьтә Буаның Ял үзәгендә булачак концертын дуслык хакына һәм ярдәм  йөзеннән Буа егете Илдар Гарифуллин оештыра.

Буалылар, сез бу искиткеч җырларны тыңларга килеп, бүген онытылмаслык тәэсирләр генә алып калмыйча, Анжей псевдонимы астында чыгыш ясаучы Айрат Гайнуллинга ихлас булышыр да идегез. Билет бәясе 200 сум, укучылар өчен – 100 сум. Килмичә калмагыз!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев