Буалылар тәҗрибәсе: Колорадо коңгызын кортлар ашый?!
Быел бакчабызга бәрәңге кортына каршы бөҗәкләр – энтомофаглар җибәргән идек.
Әлеге ерткыч кандала безнең як табигатендә очрамый. Ул Төньяк Америкада киң таралган. Подизусның югары ашаучанлыгы, экологик сыгылмалылыгы һәм лабораториядә үрчетү җиңеллеге аны сезонлы колонизацияләп колорадо коңгызына каршы кулланырга мөмкинлек бирә. Республикада бу эш белән “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы шөгыльләнә. Лабораториядә төрле энтомофаглар үрчетәләр. Болар хакында берничә ел элек язып чыккан идек инде. Ул вакытта подизус белән тәҗрибә генә үткәрелә иде. Быел аларны бакчабызга җибәрү насыйп булды. Бер ай чамасы элек 50 бөҗәкне бәрәңге куакларына таратып чыктык. Сүз уңаеннан, “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлеге баш агрономы Николай Вишняков әйтүенчә, 1 квадрат метрга 2-5 бөҗәк булса, яхшы. Карандаш очы кадәр генә иде алар. Бәрәңге утыртылган участок зур булмагач, коңгызларны кул белән җыеп торабыз. Подизуслар кайтарылган көнне дә сабак-яфракларда “кызыллар” юк иде, шуңа аларны йомыркалар салынган төпләргә урнаштырырга тырыштык – азык булмаганга качып китмәсеннәр, янәсе. Шул вакыт эчендә йомырка-личикаларны ашаганнарын бер тапкыр да күреп булмады. Колорадо коңгызы да азмады. Вак кызылларның анда-монда берән-сәрәне генә үсеп җитә. Нәтиҗәсе бар, димәк. 50нең күпмесе бездә калган, үрчегәннәрме – әйтәсе кыен. Июнь аенда көннәр дә суыграк булды. Ә подизуслар үсеше өчен иң оптималь температура 24-28 градус икән. Ул 16 градус булганда йомыркадан имагога кадәр җитү өчен 90 көн кирәк. 28 градуста бу чор 3 тапкырга кыскара.
Туклануларына килгәндә, беренче вакытта үсемлекләрнең согын суыралар. Хайван азыгы ашый башлаганнан соң подизус корбанына, хортумын алга чыгарып, ешрак арттан яки яннан һөҗүм итә. Корбаннары күп булганда, башта берсен “тишә”, аны суырып бетермичә икенчесенә ташлана. Бу үзенчәлек энтомофагның нәтиҗәлелеген арттыра. Ә газета укучыларга әлеге процесслар турында фәндә язылган буенча гына җиткерсәм дә, өлкән подизусларны бәрәңге төпләрендә күрү насыйп булды тагын. Үсеп җиткәннәр, димәк, кортларны ашаганнар. Бәлки, башка культураларга да файдалары тигәндер, чөнки алар колорадо коңгызыннан тыш зур балавыз көясе, утчыл, кәбестә һәм шалкан күбәләге, ефәкче, он коңгызы, кузгалак яфрак коңгызы белән дә тукланалар икән. Чынлап әйтәм, бакчада корткычлар аз быел. Кәбестәләр дә чагыштырмача матур үсәләр. Аларны һәм алмаларны саклау өчен габробракон дигән энтомофагны да алырга уйлап торам әле.
Ачык грунтта үсемлекләрне агулы химикатларга караганда яхшырак саклаучы бөҗәкләрнең иң таралганнары – камка, бызылдавык, галлица, йомшак бөҗәкләр (пожарниклар), эскәккойрык, журчалка һәм башкалар. Алар үсемлек бетләрен, пәрәвез талпанын, калканны, вак лайлачларны, ябалакчыклар, җимеш корткычлары гусеницаларын һәм тагын бик күп корткычларны юк итәләр. Шуңа да белгечләр бакчада таныш булмаган бөҗәкләрне сытмаска киңәш итәләр. Аларның ярдәмчеләребез булулары бик мөмкин. Ә зыян салучыларны яхшы таныйбыз бит. Аларны ашаучыларны, киресенчә, бакчага тарту, ияләштерү мөһим. Очучы энтомофагларның иң яраткан яшәү урыны зонтиклылар гаиләсенә керүче кишер, фенхель кебек үсемлекләр, шулай ук сары һәм кызгылт сары төсләрдәге чәчәкләр икән. Аларны җиләк куаклары, җимеш агачлары янына, үлән газоннарына утырталар. Әлеге чәчәкләр арасында, һичшиксез, бәрхет гөл, гөлбадран, бакча карабодае, тырнак гөле булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев