Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның аз тәэмин ителгән гаиләләре социаль проект нигезендә дәүләт социаль ярдәменә исәп тота алалар

Буаның аз тәэмин ителгән гаиләләре социаль проект нигезендә дәүләт социаль ярдәменә исәп тота алалар

 

Беренчедән, хезмәткә урнаштыруга социаль контракт.  Аның максаты заявка бирүчене эшле итү. Мөрәҗәгать иткән вакытка ул шөгыльсез булырга тиеш. 4 ай дәвамында аңа  ай саен 17547 сум түләп торачаклар. Социаль контракт кысаларында аны туры килүче эшне эзләр өчен ЦЗНда исәпкә куялар, эшкә уранштыралар.  Аннары ул эшкә кабул итү турында боерыкның күчермәсен һәм 2 НДФЛ белешмәсен алып килергә тиеш. Социаль контракт срогы 9 айга кадәр. Эшчәнлек контракт тәмамланганнан соң бер ел дәвамында мониторинглана.

Икенчедән,  үзшөгыльлек яисә  шәхси эшмәкәрлек оештыруга социаль контракт. Аның максаты   үзшөгыльлек яисә шәхси эшмәкәрлек оештырып үз-үзеңне тәэмин итә алырлык булуга ирешү. Заявка бирүче эшмәкәрлек компетенциясенә тест үтә һәм  бизнес-план төзи. Бу очракта 350 мең сумгача бер тапкыр бирелүче түләү каралган. Социаль контракт кысаларында заявка бирүче үзшөгыльле яисә  шәхси эшмәкәр булып теркәлергә; расланган смета буенча җиһазлар сатып алырга һәм туры килүче документларны тапшырырга, шулай ук кереме турында белешмә китерергә тиеш була. Социаль контракт срогы 12 айга кадәр

Эшчәнлек контракт тәмамланганнан соң бер ел дәвамында мониторинглана.

Өченчедән, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга  социаль контракт. Аның максаты ЛПХны үстерү һәм үз-үзеңне тәэмин итәрлек булу. Мөрәҗәгать итүче гаиләнең ЛПХ алып бару учен җире булырга тиеш. Ул эшмәкәрлек  компетенциясенә тест үтә һәм чыгымнар сметасын төзи. Бу очракта бер тапкыр түләнүче ярдәм 200 мең сумга кадәр.

Дүртенчедән, авыр тормыш хәлендә калган очракта  социаль контракт. Монда аны авыр хәлдән чыгару бурычы куела. Бу очракта гаиләгә комиссия карары белән  6 ай буе ай саен 17547 сум акчалата ярдәм карала. Социаль контракт кысаларында алиментка бирү, беренчел кирәкле товарлар сатып алу , баланы бакчага урнаштыру, медосмотр, диспансерлашу үтү, эчкечелектән дәвалану карала. Социаль контракта срогы 6 айга кадәр.

Мөрәҗәгать итү өчен адрес һәм телефоннар: ТР, Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт .

Камалова Ляйля Растямовна, ОСЗ начальнигы – тел. 8 (84374) 33210

Габайдуллина Лилия Рафиковна, ОСЗ консультанты – тел. 8 (84374) 34104

Садетдинова Гульназ Ильмасовна, белгеч  – тел. 8 (84374) 34104.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев