Бүген Буа ветеринария техникумы чыгарылышлары ветеринария буенча демонстрацияле  имтихан тапшырдылар
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буа ветеринария техникумы чыгарылышлары ветеринария буенча демонстрацияле имтихан тапшырдылар

Өч сәгатьтән күбрәк вакыт барган дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында дүртенче курс студентлары берничә төрле бирем үтәделәр.

Алар алдында микроклиматны, терлек азыгының, сыйфатын билгеләү, манекеннарга җөйләр ясау, бинт повязкалар салу, дезинфекцияләү средстволарын әзерләү һәм аларны куллану, хайваннарны гигиена ягыннан карау һәм башка бурычлар  куелды.

Төркем республиканың төрле районнарыннан, Ульяновск өлкәсеннән, Чуашстан республикасыннан килеп укучылардан тупланган. Ветеринария техникумы укытучысы Максим Мечов әйтүченчә, арада көчле студентлар күп. Ул чыгарылышлар имтиханнарны әйбәт билгеләргә тапшырырлар, дипломнарын да югары дәрәҗәдә якларлар, дип ышана.


Нет комментариев