Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген район җитәкчелеге Сабан туе узачак “Буа-Алан” мәйданының торышын карады

6 июньдә узачак милли бәйрәмебез Сабан туена санаулы көннәр калып бара.

Район башлыгы Ранис Камәртдинов бәйрәм мәйданында җаваплы булган оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәрариф һәм мәдәният учреждениеләре, кече һәм урта бизнес җитәкчеләре һәм вәкилләре белән бергә очрашып, һәр этапны күздән кичерде. Бәйрәм  традицион рәвештә  Сабан туе “капкасыннан”, кунакларның күпер янында бергә җыелып, олы юлдан милли уеннарны, традицияләрне карап, анда катнашып, милләттәшләребез тәкъдим иткән ризыклардан авыз итеп узганнан соң, мәйданга узуа белән башланачак. Быел гадәттәге программага профессиональ мәдәни белгечләр тәкъдим иткән  яңалыклар булуы да көтелә. Бүгенге сөйләшүдә алар да катнашты. Быел Сабан туена килгән кунаклар төп мәйдан милли бизәкләр төшерелгән  резина “келәм” белән түшәлүен сизми калмаслар. Ул инде бүген үк әлләкаян һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Утыргачлар, кояштан саклагыч япмалар, атлар чабышын карарга килүчеләр өчен куркынычсызлык чаралары, Карлы елгасы өстендәге сәхнә, кыскасы  барысы да узган елдагыча үз урынында булачак. Ранис Камәртдинов иң беренче бәйрәмгә килүчеләр өчен куркынычсызлык чараларын тәмин итү турында да ассызыклады.  Район башлыгы райондашларны, тамырлары Буа якларыннан булган якташларыбызны һәм шул ук вакытта милли бәйрәмне күрергә, безнең районда бер гаилә булып яшәгән төрле милләтләрнең традицияләре, гореф-гадәтләренең бер өлеше булырга теләгән һәркемне Сабане туена чакырып калды. Кунакларның милли бизәкләрдән һәм киемнәрдән килүләре көтелә.  Барыгызны да 6 июньдә  12 сәгатьтә Сабан туе узачак  “Буа-Алан” мәйданында көтеп калачаклар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 14 сәгатьтә башланачак. Исегезгә төшерәбез, бө көнне Иске Тинчәле авылында авыл Сабан туе да узачак. Бәйрәм 9 сәгатьтә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев