Иртәгә – “Физкультурачы көне”ндә нинди чаралар көтелә?
Кичә, бүген, иртәгә

Иртәгә – “Физкультурачы көне”ндә нинди чаралар көтелә?

Иртәнге 10 сәгатьтә "Батыр" спорт мәктәбендә төрле яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр арасында мини футбол, стритбол, өстәл теннисы, ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар үтәчәк. Әлеге "Бердәм Россия" сәяси партиясе белән берлектә "Без сәламәт! Кушылыгыз!" девизы астында оештырылган республика спартакиадасында теләге булган һәркем катнаша ала, дип белдерделәр район башкарма комитеты башлыгының спорт...


Иртәнге 10 сәгатьтә "Батыр" спорт мәктәбендә төрле яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр арасында мини футбол, стритбол, өстәл теннисы, ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар үтәчәк. Әлеге "Бердәм Россия" сәяси партиясе белән берлектә "Без сәламәт! Кушылыгыз!" девизы астында оештырылган республика спартакиадасында теләге булган һәркем катнаша ала, дип белдерделәр район башкарма комитеты башлыгының спорт һәм туризм бүлегендә. Шул ук сәгатьләрдә "Дельфин" йөзү бассейнында мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар катнашында йөзү ярышлары башланачак. Кайсы спорт төре күңелегезгә хуш килә, шунысын сайлагыз!

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Иртәнге 10 сәгатьтә “Батыр” спорт мәктәбендә төрле яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр арасында мини фут...

Нет комментариев