Матбугат ру хәбәр иткәнчә, коляскасына өстән зур кар кисәге төшеп, Пермьда тугыз айлык бала һәлак булган.
Ул аның башын имгәткән. Баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатсалар да, коткарып кала алмаганнар – ул ике тәүлектән соң үлгән.
Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Охшаш вакыйга шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсендә дә була. Ульяновск яңалыклар порталы хәбәр итүенчә, 3 аперельдә түбәдән төшкән кар 10 яшьлек кызны яралый һәм ул дәваханәгә эләгә.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев