Байрак
  • Рус Тат
  • Күп яхшы, дигән сүз түгел. Буалы чөгендер игүчеләр һәм эшкәртүчеләр зур уңыштан зыян күрә

    Быел районда шикәр чөгендере ишелеп уңды.  Гектарыннан уртача 470 центнер чыга, диләр. Әмма чөгендерчеләрнең мул уңыш шатлыгы озакка бармады. Базарда татлы продукция күпләп тәкъдим ителү  шикәр бәясе түбәнәюгә китерде. Чимал күп килгәч, “Буа шикәр заводы” хуҗалыклардан татлы тамыр кабул итүне дә вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Мондый хәлдә чөгендер игүчеләр үзләрен ничек хис итәләр? Бүген район кырларын күпме чөгендер  бар? Материал шул хакта.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, быел районда 9 мең гектарга якын шикәр чөгендере игелгән. Татлы тамыр тулысынча җир өстенә казып чыгарылган. Бу барлыгы 360 мең тоннага якын,  шуның 214 мең тоннасы шикәр заводларына озатылган. Идел аръягындагы биш районнан һәм Чуашстанның бер районыннан чөгендер килүче Буа шикәр заводы ике атналап кабул итүне туктатып торды, бу дәвердә чиратларны тоткарлаган кагат кыры бушатылды. Агымдагы дүшәмбедән кабул итү торгызылды. Сүз уңаеннан, завод тәүлегенә 60 мең тоннадан күбрәк чимал эшкәртергә сәләтле. 5 ноябрьгә кырларда 130 мең тоннага якын чөгендер кала. Җитмәсә, һава торышы да җылы тора, кырларга кереп булмый, чөгендер йомшара. Буа шикәр заводы баш инженеры Михаил Парфенов белдерүенчә, предприятие кырда соңгы чөгендер җыеп алынганчы кабул итүне туктатмаячак.

    Районда чөгендер уңышын җыеп алуга агрофирмалар һәм кайбер фермерлар сентябрь ае башында ук керештеләр. Быел иртә ала башлаучылар отышлырак хәлдә, дип саный Ранис Габитов.

    -Беренчедән, үзебездә һәм тирә-як  районнарда масса төсендә чөгендер ташу башланмаган була, заводка чималны тапшыруга да чират күп булмый. Һава торышы аяз торганда кырлардан ташуы да чыгымлы түгел. Менә бүген, мәсәлән, юеш кырдан траспортны икенче бер транспорт белән  чыгарасы, автомобиль көпчәгенә ияреп чыккан балчыклардан асфальт юлны чистартасы да хуҗалыклар, фермерлар җилкәсенә төшә, - ди ул.

    Икенче яктан, шикәр комы бәясе түбәнгә тәгәрәде. Аның һәр килограммын җитештерү үзкыйммәте 22 сумга төшсә, заводтан озату бәясе бер килогарммга 20 сум тирәсе тәшкил итә.  Моннан завод та, чөгендер игүчеләр дә зыян күрә. Килешү буенча  шикәр комы реализацияләүдән кергән керемнең 60 проценты җитештерүчегә, 40 проценты  эшкәртүчегә бара.

    Республикада килеп туган хәлдән чыгу юлы итеп чөгендер чәчү мәйданнарын киметү турында сүз алып баралар.  Безнең районда, мәсәлән, быел татлы тамыр 8800 мең гектарда игелгән булган. Ранис Габитов әйтүенчә, киләсе елда аның мәйданнарын ун процентка киметеп,  8 мең гектар тирәсе чәчүне планлаштыралар. Мәйданнарны кинәт кенә киметү мөмкин түгел, чөнки киләсе ел уңышы астына инде нигез салынган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: