1 августка кадәр буалы эш бирүчеләр хезмәтне саклау чыгымнарын каплауга гариза бирә алалар
1 августка кадәр буалы эш бирүчеләр хезмәтне саклау чыгымнарын каплауга гариза бирә алалар
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2026 елның 1 августына кадәр производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслауга гаризалар кабул итә. Кисәтү чараларын финанслау программасында катнашу эш бирүчеләргә производстводагы бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар өчен түләнгән мәҗбүри социаль иминиятләштерү кертемнәренең 20%ына кадәр кайтарырга мөмкинлек бирә.
Эш бирүче пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалануына җибәргән очракта, компенсация күләме 30% ка кадәр арта. Кисәтү чараларын финанслау программасы 17 юнәлешне үз эченә ала: мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, индивидуаль саклану чараларын сатып алу, хезмәтне саклау буенча укыту, дәвалау-профилактик туклану белән тәэмин итү һәм башкалар.
Әгәр планлаштырылган чараларның берсе генә үтәлсә дә, компенсациягә гаризаны хәзер үк бирергә мөмкин. Иминиятләштерүче кайсы чараларга акча җибәрүне расланган исемлек кысаларында мөстәкыйль билгели, шулай ук Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итмичә дә, аларны килештерелгән сумма чикләрендә бер-берсе белән алмаштыра ала.
« Вакытында һәм тулы күләмдә иминият кертемнәре түләп бара торган, бурычлары һәм штрафлары булмаган барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр элеге программада катнаша ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кисәтү чараларын һәм финанслау планын финанслауга гаризаны гади электрон имза белән имзалап "Дәүләт хезмәтләре" порталында бирергә мөмкин. Документларның төп нөсхәләрен кәгазь форматта бирү таләп ителми.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
руглосуточно – 24/7, звонок бесплатный
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев