Буа районында законсыз буаны кире алганнар
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында законсыз буаны кире алганнар

Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә.

 

 

 

 

 

 

Минэкология инспекторлары Буа районында Зур Тилчә елгасында үзбуйлап салынган буа табалар.

Аны 36 квадрат метр мәйданда 72 куб метр җир кулланып төзиләр, су агып китсен өчен металл торба да урнаштырганнар.

РФ Су звконын бозу турында предписаниены авыл җирлегенә биргәннәр һәм закон бозуны читләштерергә кушылган.

Бүгенге көндә андагы таләп үтәлгән –  буа кире алынган.

 


Нет комментариев