Шәһәр прокуратурасы биргән мәгълүматларга караганда, яшәү адресы белән Ульяновск шәһәрендә теркәлгән 22 яшьлек кыз Адав-Толымбай авылындагы йортның тәрәзәсен агач күсәк белән ватып, эчкә керә, кухнядагы савыт-сабаларны вата.
Шушы көннәрдә кеше йортына рөхсәтсез кергәне өчен аңа суд карары укылды. Ул дәүләт файдасына 5 мең сум штраф түләячәк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев