Толымбайлыларның шатлыгын муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров та уртаклашты.
Ул төрле спорт төрләрендә актив һәм җиңүләр яулаучы яшьләрнең мәйданчыкны буш тотмауларын, аның ишекләре һәрвакыт ачык булуын теләде. Мәйданчыкның төп “хуҗалары”на – укучыларга туплар бүләк итте. Шундый ук бүләкне гаиләләре белән спорт белән дус булган Альбина һәм Марат Вәлиуллиннар да әзерләгән иде. Футбол сөючеләр яңа тупларны һәм ясалма чирәмне шунда ук сынап та карадылар. Тантанадан соң анда толымбайлылар, буалылар һәм студентлар арасында футбол чрышы башланып китте.
Мәктәп ишегалдында урнашкан футбол кырының эш графигы билгеле – ул көн саен 16дан 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Шунда ук җаваплыларның – физкультура укытучыларының телефон номерлары да язылган.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев