Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

«Арктика» спорт мәктәбендә бүген райондашыбыз Линар Вәлиуллин истәлегенә турнир узды

«Арктика» спорт мәктәбендә бүген райондашыбыз, озак еллар район башкарма комитетында спорт бүлеген җитәкләгән Линар Вәлиуллинның истәлегенә аны искә алып, укучылары, дуслары хоккей турниры оештырдылар.

Бозда Казан шәһәреннән кайткан хоккейчы якташларыбыз һәм районның җыелма командасы очрашты.

Турнир башлаганчы Линар Нурмухамметовичны искә алдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирзянов легендар спортчының башлаган эшләре бүген дәвам итүе турында сөйләде, хатынына һәм кызына чәчәк бәйләме бүләк итте.

Казан командасы составында Линар Вәлиуллинның бертуган энесе Ирек Вәлиуллин да уйнады. Ул үзеннән теләкләр дә ирештерде:

- Без 2нче лицей чыгарылышлары. Урамда боз өстендә хоккей, чирәмдә футбол уйнап үстек. Абый спортка аеруча мөкиббән кеше иде. Бүген хоккей уйный алуымда да аның өлеше зур. Ул яшьләрне спортка тартырга омтылды. Рәхмәт онытмаулары һәм бүгенге чараны оештырулары өчен, - диде.

Әлеге турнирны оештыручыларның берсе — Айрат Әбүзәров Линар Нурмухамметовичның укучысы. Ул да укытучысына спортка мәхәббәт тәрбияләве өчен рәхмәт әйтте.

- Бүгенге чараны оештырып, аны искә алу безнең бурыч ул. Чөнки бик күп егетләрне ул үз артыннан спортка алып килде. Безгә 2 номерлы лицейда физкультура дәресеннән керде, — дип сөйләде.

Очрашуга мәрхүмнең хатыны, кызы белән улы да килгәннәр иделәр. Алар якын кешеләренә күрсәткән игътибар өчен рәхмәт әйттеләр һәм бу бәйгенең дәвамлы булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев