“Авангард”да эшләүче чуашлар – “Башваткыч”та татарча җавап биргәннәр (+фото)
Алар “ТНВ” каналында баручы әлеге тапшыруда кичә төшеп кайттылар.
Татарча яхшы белүче хезмәткәрләрне тапшыруны әзерәүчеләр урында кастинг үткәреп үзләре сайлап алганнар. Шул рәвешле, татарча “Башкваткыч”та белемнәрен дуңгыз караучылар Надежда Кириллова, Татьяна Халитова һәм куркынычсызлык хезмәтеннән Вадим Андреев күрсәттеләр. Алар башваткычтагы авыл тормышына, авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык сорауларга җавапларны белгәннәр – тамашачылар ярдәме кирәк булмаган. Шулай ук чуаш милләте тормыш-көнкүреше. Гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләп, җыр-шигырьләр, биюләр дә башкарганнар. Күңелле тапшыру эфирга 21 апрель көнне чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев