Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,
Бүген төнге өчтә ЮХИДИ инспекторлары “Лада Ларгус”та 1980 елгы исерек йөртүчене туктаталар. Бу ир-атның икенче тапкыр салмыш килеш эләгүе. Йөртүче нык агрессив була, инспекторларга буйсынмый, кулын күтәрә. Нәтиҗәдә аны тынычландыру өчен вакытлыча тоткарларга мәҗбүр булалар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эше бара.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев